Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Әле яшисе дә яшисе иде бит...

Туганыңны, якыныңны югалту ачылары бигрәк авыр икән.

Моның шулай икәнлеген үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Олы Кайбыч авылында яшәгән тормыш иптәшем, балаларыбызның газиз әтисе Илдар Биктимер улы Шакировны аяусыз үлем арабыздан мәңгелеккә алып китте. Әле бит яшисе дә яшисе иде. Газизебезне югалту ачысы йөрәкне телгәли. Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, туганнарың, күршеләрең, якын нарың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Ихластан кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан булышкан хезмәттәшләребез – баш табиб Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге сырхауханә коллективына, Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы коллективына һәм җитәкчесе Илгиз Сабировка, Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләренә, авылдашларга, хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә күрсәткән игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кайгы җиле барыгызны да читләтеп үтсен. Аллаһы Тәгалә сезгә кайгысыз-хәсрәтсез тормыш бирсен.

Шакировлар, Гатауллиннар гаиләләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X