Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Үлем көчлерәк булып чыкты шул

Олы Кайбыч авылында гомер иткән газиз әниебез Рузалия Камалиева кинәт авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды.

Әлеге рәхмәт хаты аша без кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллинага, вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенең барлык табибларына, шәфкать туташларына, персоналга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кайгылы көннәрдә ачы хәсрәтебезне уртаклашкан, әниебезне соңгы юлга озатуда катнашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән барча туганнарга, күршеләргә, дин әһелләренә, пакъләндереп жир куенына иңдергән кардәшләргә, авылдашларга, район Советы һәм башкарма комитетына, район мәшгульлек үзәге коллективына, гомумән, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә чиксез рәхмәт сүзләребезне житкерәбез.
Кылган игелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын, гамәл китабына савап булып язылсын. Әниебезнең авыр туфрагы жиңел, караңгы гүрләре якты, урыны ожмахта булсын иде.

Барлык балалары исеменнән: кызы
Эльвира Камалиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев