Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: "Улыбыз Илдар өйләнде"

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның филармоник джас-оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова 2019 елдагы уңышлары һәм яңа елны нинди уй-хыяллар белән каршы алуы турында сөйләде

 - Узып баручы ел, Аллага шөкер, гаиләмдә дә, иҗатта да уңышлы булды. Февраль аенда улыбыз Илдар өйләнде. Киленебез Эльза бик төпле, әдәпле, уңган. Балаларның бәхетенә сөенеп туймыйбыз.

Иҗат турында сөйләгәндә, безнең оркестрның быел Даниил Крамер, Сергей Жилин, Игорь Бутман, Валерий Сюткин кебек Россия һәм дөньякүләм танылган артистлар белән чыгыш ясавын әйтәсем килә. Шулай ук, Америка, Франция, Италия, Испания илләре артистлары белән дә бер сәхнәдә иҗат иттек.

Киләсе елның 16 апрелендә Казан шәһәренең Г. Тукай исемендәге филармония концертлар залында узачак иҗат кичәмә әзерләнәм. Барлык керәшен карендәшләремне чакырып калам. Алга таба да исәнлек-саулык белән яшәргә язсын.

источник http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/lidiya-khmtova-ulybyz-ildar-ylnde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев