Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Людмила Корсакова:”Савымчы һөнәре җиңелләрдән түгел”

Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату чоры дәвам итә.

Быелгы салкын кышта терлекчелектәге һәр көн имтиханга тиң булды. Шуңа күрә бу чорда терлекчеләр зур җаваплылык хисе тоеп эшләде, маллардан мул продукция алырга тырышты.
Кайбычта сөт җитештерү күрсәткечен үстерүгә “Алтын кырлар” агрофирмасы хезмәтчәннәре дә саллы өлеш кертә. Савымчылар арасында үз эшенә намуслы карап, еллар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнары да бар. Агрофирманың Багай фермасы савымчысы Людмила Корсакова шундыйларның берсе. Алдынгылар сафында атлый ул.
– Урта мәктәпне 1992 елда тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга икән, дип озак баш ватмадым. Багай фермасына савымчы булып эшкә килдем. 29 ел сизелмичә узган да киткән. Кыскача әйткәндә, кайда тудым, шунда кирәк булдым.Туксанынчы еллар башында фермаларда күпчелек эш кул көче белән башкарыла иде, – диде Людмила. – Әтием Николай Груздев “Путь к коммунизму” колхозында баш бухгалтер, әнием Анна Александровна терлекчелек буенча бухгалтер булып эшләде. Без гаиләдә өч кыз үстек. Өчебезгә дә кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирделәр. Бертуганым Надежда Яшел Үзән шәһәрендә суыткычлар чыгару заводында эшли. Төпчегебез Ольга Ульянково авылында урнашкан психология үзәген җитәкли. Тормыш иптәшем Юрий Корсаков хуҗалыкта шофер булып эшләгән иде, хәзер фермада каравылчы. Гаиләдә ике кыз үстердек. Олы кызыбыз Алена Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлады, хәзер Казан шәһәрендә фитнес буенча тренер. Икенче кызыбыз Оксана Яшел Үзән шәһәрендәге медицина көллиятендә өченче курста укый.
Савымчы һөнәре җиңелләрдән түгел. Ял һәм бәйрәм көннәре белән хисаплашмыйча, иртәнге бишенче яртыда алар эш урыннарында инде. Кичке савым җиделәр тирәсендә төгәлләнә. Людмила Николаевна группасында 58 сыер бар. Утыз елга якын савымчы булып эшләү дәверендә аның күпме сөт җитештерүен күз алдына да китерүе кыен. Елгалар булып агар иде ул, минемчә. Әнә былтыр гына да 242073 килограмм сөт сауган. Ел дәвамында бер сыердан 3608 килограмм сөт савып алган. Быел да сөт җитештерү күләмен арттыруны максат итеп эшли. Гыйнвар-февраль айларында 38516 килограмм сөт сауган. Аның тырыш хезмәте район, “Ак барс” холдингы, агрофирма җитәкчеләре тарафыннан дипломнар, Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелгән.
– Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең иртәгәге көнгә ышанычы бар. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй. Авыл кешесе шәхси хуҗалыгында да маллар асрый, җәйге чорда яшелчәсен үстерә. Ә савымчы һөнәренә ихтыяҗ һәрвакыт зур булачак. Людмила Николаевна кебек тырыш, тәҗрибәле берничә савымчы булса, бездә бернинди дә проблема булмас иде. Авыл шундый уңганнарга таяна, – диде агрофирманың баш зоотехнигы Рафис Вәлиев.
Яшьләрнең күбесе, туган авылларын ташлап, шәһәргә китү ягын карый. Авыл җирендәге иркен йортны, бакчаңны шәһәр җирендәге таш фатирга алыштырып буламы инде?! Авылда эш юк, дип зарланучылар бихисап. Эштән курыкмаган, тырыш кешегә бөтен җирдә дә эш бар. Теләге булучылар дәүләт программалары ярдәмендә үз эшен башлап җибәрә ала. Чөнки программа нигезендә сарай төзегән, сыерлар сатып алган чыгымнарның бер өлешен дәүләт кире кайтара.
Әйе, ул хаклы. Районда дәүләт программалары ярдәмендә үз эшен булдырып, уңышлы гана эшләп көн күрүчеләр шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев