Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидән ирле-хатынлы Таракановлар махсус операция зонасына икенче машиналарын илтеп кайтты

Ирле-хатынлы Таракановлар, икесе ике машинада 4500 чакрым юл узып, Украинага барды.

«Россиянең төрле почмакларында туып-үскән төрле милләт вәкилләренең үз теләкләре белән контракт буенча хезмәт итүләренә горурланып кайттым, — диде Хәлимә Тараканова. — Мин аларның берсеннән дә сез кайсы милләттән, кайдан килдегез, дип сорамадым. Белеп торам: барысының да йөрәге тынычлык дип тибә. Контрактны да шул максатта төзегәннәр бит.»
Мәлки авылы кибетендә сатучы булып эшләүче Хәлимә Тараканова Украинага махсус операция зонага улы янына барып кайткан, алай гына да түгел, алгы сызыкка кадәр барып җиткән икән, рульдә үзе барган, дигән хәбәрне ишетүгә, телефонын табып, аңа шалтыраттым. Хәл-әхвәлен сорашып, Украина турында сүз кузгаткач, көр тавышы шунда ук тынып калды, берара эндәшмичә торды. Бу хакта газетага язарга җыенуымны белгәч, каршы килде, юк, халык алдында үзебезне күрсәтү өчен бармадык без анда, бала хакына юл тоттык, диде. «Без» дисез, юлга кем белән чыктың соң син?" Ирем белән. Ул бер машинада, мин икенчесендә мин бардым«, — дип сөйләп китте. Күзгә-күз карап сөйләшүгә ни җитә, дип Хәлимә янына Мәлкигә чыгып киттем. «Мин сезгә килмәскә кушкан идем бит, улым ошатмас инде газетага язуларын. Ул да минем кебек, шапырынганны яратмый», дип каршыласа да, күз яшьләре аша үзе дә сизмәстән йөрәк парәсе турында сөйләде дә сөйләде ул.

— Бу безнең махсус операция зонасына икенче тапкыр баруыбыз инде. Беренчесендә, апрельдә, ирем Василий анда үзе генә барып кайтты. Улыбыз Александр белән контракт буенча хезмәт иткән частьтәгеләргә ярдәм булыр дип, үзебезнең җиңел машинаны, аңа төяп азык-төлек илтте. Ул машинага хәзер ремонт кирәк, ватылган. Улым, бер шалтыратуында, техникасыз кыенрак, безнең палаткалар белән авыл кибете арасы йөз чакрымнан артыграк. Азык-төлек сатып алырга шунда йөрибез, ул кадәр арага барып җитү кыенрак, дигән иде. Улымның шушы сүзләре тынгы бирмәде инде күңелемә. Озак уйлап тормадык, бу юлы «Газель» машинабызны илтеп бирергә булдык. Василий үзе генә барып кайтыр дип уйлаган идем дә, кире попутка белән кайтырга авыр булыр, дигән фикергә килдем. Шулай итеп, икебез ике машинада чыгып киттек. Мин ирем артыннан бардым. «Хатын-кыз башың белән шулкадәр ерак юлга, күз күрмәгән якларга машина белән чыгарга ничек җөрьәт иттең», — дип сорыйм Хәлимәдән. «Машина белән идарә итү хокукын ун ел элек алдым. Алай ерак юлларга чыкканым юк иде. Бала хакына барысын да эшлисең икән ул. Дүрт мең чакрымнан артыграк юл узып кайтканбыз икән. Курку хисен Александр армиягә киткәннән бирле үткәргән йокысыз төннәрем, күз яшьләрем аша азмы-күпме дәрәҗәдә югалттым ахрысы. Ана йөрәге барысына да түзә ул. Шушы тыныч тормышта балаларын бар дип тә белмәгән кайбер тәртипсез аналарны күз адына китерәм дә, уйланып куям. Барысы да баланың ана йөрәгендә ничек урнашуына бәйле шул. Улларым — йөрәгем түрендә мәңгелеккә урын алган. Алар өчен утка да, суга да керергә әзермен. Олы улым Константин Казанда гаиләсе белән яши. Александр — кечесе.

Февраль аенда көчле бәрелешләр булачагы турында алдан ук кисәтеп куйган иде улым. «Әни, дөнья хәлен белеп булмый, алай-болай була калса, бер хәбәрем дә булмаса, әллә кайлардан эзләтеп интекмәгез», — дип миңа иң кирәкле телефон номерларын җибәрде. Шул кисәтүдән соң бер ай буена элемтәгә бөтенләй чыкмады. Әй, өзгәләндем дә инде, үземне кая куярга белмәдем. Гадәттәгечә, ватсабына көн саен смс хәбәр җибәреп тордым: «Улым, хәлләрең ничек? Без үзебез исән-сау. Үзеңне сакла, яме! Җаең чыгу белән хәбәр бир». Аш пешерәмме, кибеттә сатаммы, барысы да томан эчендәге кебек, уемда газиз улкаем гына. Ул калдырган номерларга көненә ничә тапкыр шалтыраттым икән?!"Тынычланыгыз, барысы да яхшы булачак!" Җаваплары шул булды. Шушы бер ай эчендә 15 килога ябыктым. Табылды, исән!

Юлга чыгар алдыннан, улымның хезмәтәшләренә дә җитәрлек итеп, кәтлит кыздырдым, ит рулетлары ясадым, яшелчәсен, тәм-томын тутырдым. Турминскийдагы чиркәүгә барып, Николай атакай белән Надежда анакайның фатихасын алдык. Сәфәребезнең ниятен белгәч, алар да күчтәнәчләрен биреп җибәрде. Саратов шәһәре янына җиткәч, "Газель"ебез ватылды. Аны шәһәргә сервиска алып барып ремонтлатканчы ике көн узды. Иң үкенечлесе — өйдә пешергән кайбер ризыкларыма ис
керергә өлгерде. Бу ике төнне машинада үткәрдек. Украинага килеп кергәч, агачлардагы эре грушаларны күреп сокландым, басуларда көзге чәчү бара, укучылар мәктәпкә ашыга, гадәти тормыш дәвам итә. Монда, каядыр якында, ниндидер махсус операция бара дип уйлап та карамассың. Ә инде Украинада алдан сөйләшенгән урында безне улым каршы алды. Анда төнлә барып төштек.

Гуманитар йөк алып килүебезне белгәч, безне уздырдылар, базалары урнашкан агач йортта кундык. Киткәндә, үзебез белән алып барган Россия байрагын элеп калдырдык. Горурлык, илебезне ярату хисләрен шулай белдердек. Контракт белән хезмәт итүчеләр үзләре урманда палаткаларда яши. Безне үзләренең әти-әниләре кебек кабул иттеләр.
Улыбызга сюрприз ясадык: дүрт аяклы дусты Квенсияне дә алып бардык.

Безгә шалтыратырга җае чыккан саен, улым башта безнең хәлне сораша, аннары эте турында бәйнә-бәйнә сораштыра. Күреп торабыз: сагынышканнар. Этенең Александр белән очрашу мизгелләрен күрсәгез иде сез! Башта хуҗасын кат-кат иснәде, койрыкларын болгый- болгый кире борылып китә дә, тагын чабып килеп иснәп карый. Шикләнде ахрысы, ә инде танып алгач, этнең күзләре яшьләнде. Бик кадерле ул аның өчен. Армиягә киткәч, улым Ижевск шәһәренә эләкте. Төшеп калганнардан түгел ул, сүзгә оста, җитез, физик яктан ныклы, тирән белемле, максатчан. Һәр приказны зур җаваплылык тоеп үтәгән Александрның булдыклы икәнлеген командиры тиз күрә һәм аны шәхси шоферы итеп ала. Бөтен төр техника белән дә идарә итәргә правасы бар аның. Техниканы биш бармагыдай яхшы белә. Мәктәпне тәмамлагач, Канашта техникумда укыды, Казанда читтән торып бизнес юнәлешендәге институтка укырга керде, быел тәмамларга тиеш иде. Армиядә бер ел хезмәт иткәч, Александр контракт белән хезмәт итәргә калуын әйтте. Аның белән өч елга контракт төзеделәр. Часть командирын башка урынга күчерәләр. Киткәндә, Квенсия кушаматлы аерылгысыз дустын Александрга бүләк итеп калдыра. Авылга ялга кайткач, этен бездә калдырды. Ижевск шәһәрендә контракт буенча ел ярым хезмәт иткәч, өч еллык контракт кысаларында аны былтыр июльдә Чита шәһәрендәге хәрби частькә җибәрделәр. Ике атналап узгач, өч айга дип Украинага командировка озаттылар, шул китүләреннән кире Читага кайтмадылар.
"Махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итүче ир-егетләрнең илебезне батырларча саклауларын үз күзебез белән күреп кайттык. Аларга ярдәм итү өчен хәлебездән килгәнчә ярдәм итик, — диде Хәлимә Тараканова.
Кышка таба Украинага тагын бер кат барырыга кирәк, дигән уй белән кайттык. Аларга кышкы киемнәр илтәсем килә. Ирләрнең яланаяк йөрүләрен күргәч, улыма дип алып барган носкиларны, түзмәдем, җиткән кадәр аларга тараттым. "Бер носки бер көнгә җитә",— диләр бит. Алгы сызыкта булгангадыр инде, гуманитар ярдәм килеп җитмәгән әле аларга".

* РФ Хәрби көчләр сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында https://heroes-tatarstan. ru/ сайтыннан күбрәк белә аласыз.*

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев