Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

"Миләшкәй” балалар бакчасында КВН үтте

Бүген Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән КВН үткәрелде.

Балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина башка авыллардан килгән балалар бакчалары мөдирләрен сәламләде, эшчәнлекләре, уңышлары белән таныштырды.
Бәйгедә нәниләрнең “Тукай оныклары”, “Зирәкләр”, “Тапкырлар” командалары катнашты. Алты биремнән торган бәйгедә “Тукай оныклары” командасы тапкыр булып чыкты, алар беренче урынны яулады. “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Жюри рәисе – район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева командаларга Мактау кәгазьләре, сабыйларга “Күңелле әлифба” китаплары бүләк итте.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев