Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мин нәсел фамилиясен йөртәм, Ватаным белән, бабаем белән бик горурланам!

Гомәров Хәбир Гомәр улы әтием ягыннан карт бабам була.

Ул 1911 нче елда хәзерге Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында туа һәм яши. Сугышка хәтле Рабига исемле кызга өйләнә, өч балалары туа.

Сугыш! Хәбир бабай сугышка китә. Бер авылдашы белән Ленинград янындагы санчастькә хезмәткә билгеләнә. Яралылар, кан, үлем, дәһшәт... Вакыт бара, илгә Җиңү килә. Бабасы 1946 елда исән-сау туган нигезенә кайта, гаиләдә тагын өч бала туа. Хәбир бабам колхозда эшли, бригадир була. Олыгая төшкәч, муллалык вазыйфасын башкара. Әтием Илфат, әби- бабай дип, сагынып матур истәлекләр сөйли.

Хәбир Гомәров 86 яшендә Бөек Җиңүнең 53-еллыгын күрми апрель аенда вафат була.

Мин нәсел фамилиясен йөртәм, Ватаным белән, бабаем белән бик горурланам!

#Мой_Герой_Моя_Семья
#Минем_Герой_Минем_Гаилә
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев