Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Мәктәптә укыган көннәребезне сагынып искә алабыз”,- дип яза Олы Урсак мәктәбе укучысы Фирнат Вәлиев

Гомер булмаганны, хәзер без дистанцион рәвештә укыйбыз. Бу бер дә җиңел түгел. Укытучылар дәресне тактага язып аңлатканда, тема ныграк аңлашыла иде. Мәктәпкә бармыйча гына уку алдагы елда кабатлана күрмәсен

Мәктәпкә барып уку үзе бер рәхәт булган икән. Чөнки без өйдә кесә телефоны, ноутбук һәм компьютерда күзебезне бетереп утырабыз. Бу безнең сәламәтлек өчен дә начар, саф һавада җәяү йөри идек бит. Ә хәзер иртәдән кичкә кадәр кесә телефоны, ноутбук та инде балалар.
Күршебездә яшәүче 78 яшьлек Әлфия апа Нуриева белән сөйләшеп утырдым әле. Улы Ленар абый һәм килене Рәзилә апа белән бергә яши ул. “Хәзерге замана белән сез яшәгән чор арасында нинди аерма бар ?” – дип сорадым.
– Җир белән күк арасы аерма, – диде Әлфия апа. – Без үскәндә бөтен авылга бер телевизор бар иде. Шунда җыелышып барып, спектакль, концертлар карый идек. Хәзер өйләрдә бер түгел, икешәр телевизор эшләп тора. Кешегә кеше керми, без гомер ишетмәгән кәрәзле телефоннар, ноутбуклар барлыкка килде. Кечкенә балалар да аны ничек кушарга, кая керергә икәнлеген яхшы белә. Без укыган чорда поч¬тада гына бер телефон бар иде. Шунда барып, атнага бер әти-әни белән сөйләшә идек. Ә хәзер минут саен сөйләшергә дә була. Ул вакытта ипине дә шырпы савыты кадәр зурлыкта гына бирәләр иде. Хәзер кибет тулы азык-төлек, ипинең дә ниндие генә юк. Дистанцион укуга килгәндә, укытучыларга, укучыларга, аларның әти-әниләренә дә бик авыр. Күпме көч сарыф итәргә кирәк. Интернет начар эшләгән көннәрне мин оныгым Лилиянең дәрес әзерләгәнен башка бүлмәдән күзәтеп утырам. Кайсы вакытта я укучы, я укытучы бер-берсен ишетми. Хәзер урам тутырып кайтучы балалар юк инде ул, барысы да өйдә утыра. Дәресләрне бөтенләй өзмәгән өчен укытучыларга рәхмәт әйтергә кирәк.
Әйе, без генә түгел, Әлфия апа кебек өлкәннәр дә  укучыларның мәктәпкә кайтуын көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев