Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Морза Бәрлебашы авылында яшәүче Рауза Гыйбадуллинага бу көннәрдә 90 яшь тулды

Аңа район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петухова Россия Президентының котлау хатын, район җитәкчелегенең бүләген тапшырды. Рауза апа турында «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» китабында басылып чыккан «Туганлык тау күчерә» исемле мәкаләне тәкъдим итәбез.

200 литр сөт, 100 йомырка, 24 пот бәрәңге, 44 кило ит – бу саннарны Рауза апа мәңге дә оныта алмастыр. Бәгырьгә үткән саннар болар. Сугыштан соңгы чорда һәр ел саен шушы күләмдәге авыл хуҗалыгы продукциясен дәүләткә тапшырырга туры килә аңа. Вакытында түли алмасаң – беттең. Бер елны, заготконторага сыерын да илтеп бирергә мәҗбүр була. Әле ярый бозавы кала. Аны үстереп, тагын сыерлы булалар һәм үз көннәрен үзләре күрүче ятим балалар гаиләсе исән кала
Рауза апа – Морза Бәрлебашында туып үскән беренче буын вәкиле. Әтисе Зиннәтулла белән әнисе Рәхимә 1930 елда күчеп киләләр, озак та үтми, тәүге балалары туа. Аннары бер-бер артлы Равия (1933), Рафаэль (1938) дөньяга килә. Яңа авылга алар белән Зиннәтулланың тагын 6 туганы да күченә. Кардәшләр бер-берсенә булышып, тиз генә аякка басалар. Әмма бу якты заман озакка сузылмый: 11 яшен тутырган Раузаның һәм 3 яшьлек Рафаэльнең балачагын урлап китәргә дип, сугыш албастысы юлга чыга...
Илне якларга бу нәселдән дүрт ир егет: Зиннәтулла, аның энеләре Әхмәдулла, Габдулла, Габделхәй алына. Араларыннан өчесе яу кырында ятып кала. Зиннәтулла авылдан 1941 елның 31 декабрендә чыгып китә. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, Суслонгерга эләгеп, март аенда авырып-хәлсезләнеп, кайтып егыла. «Ат белән урын-җир өстенә салып алып кайттылар аны, йөрерлек хәле юк иде», – ди Рауза апа, ул күңелсез көнне искә алып. – Май аенда әтине тагын алып киттеләр. Гөлфирәнең атасы Мөхәммәдьяр абый белән бергә чыгып китүләре бүгенгедәй күз алдымда ( еллар узгач, аларның малайлары Рафаэль белән Тәүзих та армиягә бергә китәчәк. – Автор). Әти Сталинград сугышына эләгә. Шуннан, хәбәрсез югалды, дигән хат килде...»
Хәсрәт ялгызы йөрми дигәндәй, әниләре Рәхимә апаны, фронтовик хатыны, өч бала анасы, дип тә тормыйлар, нахакка гаепләп, төрмәгә ябалар. Ул 1944 елда вафат була. 14 яшьлек Рауза сеңлесе белән энесен кочагына алып кала. Шул елда ул тәҗрибәле хатын-кызлар белән бер рәткә басып, урак ура башлый. 13 яшендә колхозның яшелчәчелек бригадасында эшли. «Дүртәр хатын сукага җигелеп чирәм җирне сукалыйлар иде, аларга 30ар сутый бүлеп бирелде, – дип сөйли Рауза апа ул михнәтле еллар турында. – Урман эченә бераз кергәч, урман бәрәңгесе җыя идек. Эштән кайткач, шуннан атларга үлән алып чыгабыз. Тракторларга ягарга шакмак әзерләү заданиесе дә бар иде әле. Аны мич башында киптереп тапшыра идек...»
Тагын да авыррак мәхшәр Раузага 18 яшь тулгач башлана. Бу йортка да салым заданиесе җиткерелә. Йөкләмә бик зур, түләп бетерешле түгел, дәүләткә тапшырырга бәрәңгеләре җитмәгәч, бер елны аның урынына чуваш ягыннан суган алып кайтып бирергә туры килә. Дәүләт башына Маленков килгәч кенә халык җиңел сулап куя, бик күп салымнар, шул исәптән буйдакларга салына торган 450 сум налог бетерелә.
Авырлыклар белән булса да, тормыш дәвам итә. Рәвия бәрәңге киптерү заводына эшкә урнаша. Колхоз рәисе Габделхәй абый, аларның хәленә кереп, 14 яшьлек кызга, бер яшькә зуррак итеп, белешмә язып бирә. Чөнки унбише тулмаганнарны заводка кабул итмиләр. Рафаэль дә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, җан дусты Тәүзих белән бергәләп урман хуҗалыгында эшли башлый. Хезмәт хакы кайтып торгач, салымнарны түләү дә җиңелләшә.
Рафаэльнең Тәүзих белән дуслыгы гомер буена дәвам итә. Алар, әйткәнебезчә, хезмәт юлларын бергә башлап җибәрәләр, хәрби хезмәткә бергә китәләр. Армиягә дә үзенчәлекле җиргә эләгәләр: «Маяк» атом станциясендәге авария калдыкларын зарарсызландырырга туры килә аларга.
– Өч ел буе «Челябинск-40» дип атала торган җирдә радиоактив хәрабәләр арасында актарындык, – дип сөйләде безгә ул чаклар турында Рафаэль. Хәер, аңа ачыктан-ачык сөйләргә рөхсәт ителгән була инде.
– Сәламәтлеккә тәэсирен әллә ни сизмәдек, әмма бергә хезмәт итүчеләр арасыннан кайтуга ук үлүчеләр күп булды. Кайсысын паралич сукты, кайсының зиһене авышты. Без бит Тәүзих белән гомер буе урманда, саф һавада эшләдек, әллә шуның файдасы булды, 74 яшемә җитсәм дә, сихәтлектән зарланган юк, шөкер...» (Хәзер аларның икесе дә бакыйлыкка күчкән инде.)
Армиядән кайткач, урман хуҗалыгында тракторга утыра Рафаэль. 1965 елда бөтен авылга ямь биреп торучы яңа йорт җиткереп керә. Багыш авылының уңган кызы Сәвия белән тормыш корып, 5 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бу кадәр кызга берсеннән-берсе матуррак исемнәрне кайлардан табып бетергәннәр диген син: Резидә, Гөлфизә, Рисәлә, Динә, Дилә. Хәзер инде алар, белем алып, мөстәкыйль тормышка аяк баскан. Рафаэль гаиләсендә иң авыр елларда үзен тәрбияләп үстергән, кеше иткән Рауза апасының урыны һәрвакыт түр башында. Ә ул исә Рафаэльнең балаларын үзенекеләрдәй күреп, кияү-кызларга үгет-нәсихәт биреп, кадер хөрмәттә гомер итә.
Рафаэль Зиннәтулла улының фидакарь эшчәнлеге өчен алган бүләкләрен бергә тупласаң, тулы бер Хезмәт даны музее оештырып булыр иде. Аның сандыгында дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бишьеллык ударнигы билгеләре, «Социалистик ярыш җиңүчесе» значоклары, «Коммунистик хезмәт коллективы әгъзасы» таныклыгы саклана. Аның күкрәген III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены бизәгән. Җыеп әйткәндә, «Менә шулай яшәсәң иде ул!» дип сокланырлык язмыш иясе булган Рафаэль Зиннәтулла улы. Тәкъдир аның нәселенә мәрхәмәтле булса иде.
Р.Зиннәтуллин бу китап нәшрәяткә әзерләнгән көннәрдә – 2013 елның 27 сентябрендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев