Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле авылы аксакалына 80 яшь тулды

Күптән түгел Мөрәле авылы мәчетендә әтиебез, авыл имамы Галим Әхмәдулла улы Гыйбадуллинга 80 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм узды.

Аны юбилее белән котлау өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин һәм районыбыз мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйния¬туллин килде. Юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. Бураннан курыкмыйча, әтиебезне зурлап авыллардан килгән имамнар, Мөрәле авылы өлкәннәре, бәйрәмгә килгән кунаклар, аңа котлауларын, теләкләрен җиткерделәр.

Галим Гыйбадуллин күпләр өчен үрнәк булырлык кеше. Аны олысы да, кечесе дә белә, ярата һәм хөрмәт итә. Аларның бүгенге көндә мәчеттә дә бергә, бер йодрык булып, дус-тату эшләүләре дә шул турыда әйтә. Әтиебез үзенең бәхетен читтән эзләп йөрмәгән, Мөрәле авылынан Асия Хафиз кызын тормыш иптәше итеп сайлаган. Алар безгә үрнәк булып 58 ел бергә янәшә гомер кичерәләр, алты бала үстерделәр. Без, балалар, әти-әниебез яратуында, мәхәббәткә төренеп үстек. Бүгенге көндә аларның 10 оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар. Әти-әниебез белән чиксез горурланабыз!

Кызлары Алсинә ТИМЕРШИНА, Борындык
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X