Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле авылында яңа кибет ачылды

19 октябрь Мөрәле авылы халкы күңелендә истәлекле көн булып кереп калыр, мөгаен.

Чөнки биредә яңа модульле кибет ачылды.
Кибет ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Татпотребсоюз” идарәсе аппараты җитәкчесе Финзур Тимерханов, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, мөрәлеләр катнашты.
Авыл халкын әлеге тантана белән котлап Альберт Рәхмәтуллин, Финзур Тимерханов, халык исеменнән “Татпотребсоюз” идарәсе җитәкчелегенә, район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп Фәргат Сибгатов чыгыш ясады.
Альберт Рәхмәтуллин әлеге кибет төзелешенә керткән өлеше өчен Финзур Тимерхановка районның 30 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль тапшырды.
Финзур Шакирович шулай ук, Альберт Рәхмәтуллинга, Салават Халиковка Россия кулланучылар берлегенең 190 еллыгы медальләрен, Татарстан кулланучылар берлегенең 105 еллыгы уңаеннан күкрәк билгеләрен тапшырды.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, халык кибеткә кереп, кирәкле товарларын сатып алды. Ә иң беренче сатып алучы – Альберт Рәхмәтуллин булды. Авыл халкына сатучы Гөлсу Тимершина хезмәт күрсәтәчәк. Бу көнне туган көнен билгеләп узган Марсель Нәҗмиевка да тәмле күчтәнәч бирделәр.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X