Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле авылында яшәүче Мәдинә апа фронтта һәлак булган әтисе Газизгә хат язган. Тапшырылмаган хат

Әссәламәгаләйкүм, үә Рәхмәтуллаһи, үә бәрәкәтуһи, Газиз бабаем. Яз җилләре аша, зәңгәр күктә йөзгән ак мамык болытларга төреп, сагынычлы сәламнәремне җибәрәм сиңа. Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен каршылады. ТАССР оешуга 100 ел тулды. Кан коеп, күз яше, бик күп югалтулар бәрабәренә килгән бу җиңү. Матур тормыш, якты киләчәк, мәңгелек тынычлык өчен башларын яу кырында салган каһарманнар. Яшәү мөмкинлеге калдөырмыйча, таза, көчле ир-егетләрне фани дөньядан аерган шул үлем, сугыш. Каберең булмаса да, исемең уелып язылган хәтер тактасына. Буыннардан-буыннарга күчеп мәңге онытылмас исемең, якты истәлегең бар бабаем. Бер мизгелгә генә уйларыма ирек бирсәм дә, үткәннәргә барып тоташа. Сугышка чыгып киткән көн соңгы күрешүләрегез булыр дип кем уйлаган? Яраланган җәрәхәттән кан саркыганда, бугазыңнан үлем эләктереп алганда сабыр Сабираңны тол, балаларыңның әтисез калу ачысы җаныңны көйдергәндер бабам.

“И Газизем сөеклем, киттең дә югалдың, бер генә хатың да юк, яу кырында бетте башкаең”, – дип әбием гел көйләп йөрде. 40 яшьлек әбиемә 6 бала белән (олысына 16 яшь, алтынчысы ана карынында) 40 яшьлек ирен, 19-18 яшьлек ике улын сугышка чыгарып җибәрәсе җиңел булмагандыр. Сугыш бит ул... Иренең, улының үле хәбәре килеп ирешкән анага баласын югалтудан да ачы хәсрәт бармы икән? Гомер буе артыннан ияреп йөргән бу кайгының никадәр авыр икәнлеген үзләре кичергәннәр генә аңлыйдыр. “Кешене өмет яшәтә”, диюләре хак. Кичергән авырлыклардан да зарлануның ни икәнлеген белмәгән әбиебезнең бакыйлыкка күчүенә быел 35 ел.
– “Берәр эш белән шөгыльләнсәм, күңелем тынычлана, уйларым белән сөйләшәм. Шылт иткән тавыш ишетсәм дә, менә кайтып керерләр кебек. Ничәмә еллар үтсә дә, йөзләрен сакал-мыек басса да, таныр идем. Үзеңнекеләрнең тир исләре дә якын бит. Үземнең кулларымда җан биреп, туган туфракка иңдерелгән булсалар да, җаным тыныч булыр иде. Җаннары кайларда гына адашып йөри икән газизләремнең” – дип сезне көтте ул.
Һәр елны 9 Май иртәсендә авыл халкы сугышта үлгән якташларын, авылдашларын, туганнарын искә ала. Яу кырында батырларча һәлак булган авылдашлар истәлегенә багышлап дан җырлыйбыз, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салабыз. Октябрят, пионер, комсомол – без патриотик рухта тәрбияләнгән буын. Сез үскәндә булган авыр тормышлар артта калды. Әгәр бер генә көнгә кайтып китәрлек могҗиза булса – туган авылыңны күреп исең китәр иде, ул танымаслык булып үзгәрде. Барлык уңайлыклары булган төзек йортлар, таш юллар,  мәчет сафка басты. Җылы якта гына үсә торган җәннәт җимешләре көндәлек ризык хәзер. Һәр йортта икешәр җиңел машина. Кечкенә генә кәрәзле телефоннар турында әйтәсе дә юк...
Синең турында әбием бик күп нәрсәләр сөйләде. Алар минем күңелемдә якты хатирә булып саклана, үземнең балаларыма да җиткерергә тырышам. Сиңа язасы, җиткерәсе сүзләрем бик күп. Дәһшәтле сугыш, ут эчендә кайнаган, батырларча һәлак булган бабаем белән горурланам.
Бу хатым дога булып барсын, рухларыгыз шат, урыннарыгыз җәннәттә булсын. Илебез тыныч, күгебез аяз. Сез кичергән авырлыкларны, ачлык, сугышларны күрергә язмасын иде инде, бер Аллам...

Мәдинә САЛАВИЕВА. Мөрәле авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев