Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле мәктәбенең тимераякчылары Татарстан командасы составында чыгыш ясады

Мөрәле мәктәбенең тимераякта йөгерү белән шөгыльләнүче укучыларын “Кайбыч” боз мәйданында алкышлар белән каршы алдылар.

Аларның тренерлары Фрат Җиһаншин белән бергә Киров шәһәрендә узган ярыштан кайтып килеше иде. Бу шәһәрдә Идел буе федераль округының тимераякта йөгерү буенча беренчелегенең икенче этабы узды. Безнең укучылар Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләре спортчылары белән бергә Татарстан Республикасы командасы составында чыгыш ясады.

– Спортчыларыбызга төрле яклап ярдәм иткәне өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, укучыларыма һәм әти-әниләренә рәхмәтлемен, – диде Фрат Җиһаншин.
Тимераякта җилдәй җитез җилдерүче Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар флаглар тоткан хоккейчылар белән бергә боз мәйданында берничә әйләнеш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар агымдагы елның 7-9 февраль көннәрендә Пермь шәһәрендә үтәчәк өченче этапка узган. Әлеге ярышта Айназ икенче өлкәннәр разряды нормасын үтәп кайткан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев