Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле мәктәбенең тимераякта шуу осталары Коломна шәһәрендә уңышлы чыгыш ясады

Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә 24 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр тимераякта шуу буенча уку- өйрәнү җыены булды. Быел анда Россиянең 16 төбәгеннән, Татарстанның Казан,Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Лаеш, Кайбыч районнарыннан  да командалар катнашты.

Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин кул астында шөгыльләнүче Асия Мадаминова, игезәкләр Айназ һәм Айнур Билалиевлар да барды ул җыенга.
– Әлеге җыен ун көн дәвам итте. Бозда, тренажерлар залында күнегүләр, мастер- класслар үткәрелде. Укучылар тимераякта шуу буенча Россия чемпионатында катнашучылар чыгышларын да карады, — диде Фрат Җиһаншин.  3- 4 ноябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсе беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда 300, 500, 700 метр арага ярыштылар. Безнең укучыларга ел дәвамында бозда, махсус залларда шөгыльләнгән яшьтәшләре белән беррәттән чыгыш ясавы авыррак булды, әлбәттә. Әмма, шулай булуга да карамастан, Татарстаннан килгән командалар арасында безнекеләр 2- 3 урыннарны яулады. Ярышлар барышында укучылар разрядларын да яңартты. Айнур – 2, Айназ – 1 яшүсмерләр разряды нормасын үтәде. Ә Асия узган ел ук 1 яшүсмерләр разряды алган иде, ул быел аны кабат раслады. Әлеге җыеннарда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле.
Чемпионат барышында укучылар дөнья чемпионы һәм рекордсмены Павел Кулижников белән фотосурәткә төшү бәхетенә дә ирешкән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X