Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәле укучылары Коломнога ник барган?

Мөрәле төп мәктәбенең тимераякта йөгерү буенча шөгыльләнүче укучылары көзге каникул көннәрендә 24 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә өйрәнү- тренировкалар җыенында булып кайтты. Шуның белән алар кышкы спорт сезонын ачып җибәрде.

Бу хакта безгә спортчыларның тренеры, Мөрәле төп мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин хәбәр итте.
– Өйрәнү- тренировкалар җыенына Асия Мадаминова, игезәкләр Айназ белән Айнур Билалиевлар һәм Ислам Әхмәтҗанов барды. Җәйге күнегүләрдән соң, спортчыларга озын дистанциягә йөгерү бик кирәк иде. Әлеге җыенда Россия-нең 17 төбәгеннән килгән командалар катнашты, –диде ул. –Тренировкалар вакытында безнең спортчылар яшьтәшләренең бозда шуу алымнарын күзәтте, тәҗрибә тупладылар. Укучыларыбыз Мәскәү өлкәсе призына үткәрелгән ярышта да уңышлы чыгыш ясады, шәхси күрсәткечләрен яңарттылар. Асия Мадаминова, 13 яшьтә генә булуына карамастан, II зурлар разряды нормасын үтәде. Әлеге җыенда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм укучыларның әти- әниләренә рәхмәтлебез.
Кем белә, әлеге егет- кызлар арасыннан,бәлки, киләчәктә олимпия чемпионнары да чыгар. Аларга алдагы спорт карьераларында уңышлар юлдаш булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X