Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөрәленең ак әбисенә – 90 яшь

Бүген Мөрәле авылында яшәүче Гөлсинә Әшрәфҗан кызы Тимершина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны әлеге олуг бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Мөрәле авыл җирлеге секретаре Гүзәлия Габидуллина килгән иде.

Рәмис Рафис улы юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү оркрыткасын, бүләген тапшырды.

Юбилярны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан иде. Мөрәледә юбиляр яшәгән йортта булгач, яшьлегендә бик күп михнәтләр күргән булса да, Гөлсинә әбинең картлыгы нинди бәхетле, дигән фикергә килдем. Чөнки ул балаларының, онык- оныкчыкларының хөрмәтле әниләре, дәү әниләре... Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев