Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Надеждино мәктәбе укытучысы укучыларга сугышта киткән хатын-кызлар турында еш сөйли

Бөек Ватан сугышы еллары бөтен халык өчен зур сынауга әйләнгән.

Шуңа да барысы да ил азатлыгы өчен күтәрелә, җиңү көннәрен якынайту өчен үз өлешләрен кертергә омтылалар. Илгә тынычлык язы китерүдә хатын- кызларның да роле бәяләп бетергесез зур. Алар тылда гына түгел, яу кырында да фидакарьлек үрнәге күрсәтә. Сугышта танкчы, пулеметчы, разведчик, зенитчы, медик булган хатын- кызлар үзләрен көчсез зат итеп тоймаган, фронтның алгы сызыгында атлаган. Алар партизаннар хәрәкәтендә дә актив катнашкан.
Тари¬х битләрендә хатын- кыз¬ларның Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы бөтенләй билгеле түгел. Алар ирләр белән бертигез дәрәҗәдә Ватаныбыз өчен көрәшкән, сугыш техникасын өйрәнгән.
Надеждино авыл җир¬ле¬генннән дә фронтк¬а киткән хатын-кызлар бар. Анастасия Бакей, Анна Волченко, Александра Ершова, Вера Козлова, Анна Лозовская, Мария Рымаева, Дарья Савельеваларның фашистларга каршы батырларча көрәшүе билгеле. Аларның барысы да II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Ә Антонина Турзинова 1945 елның 22 февралендә «Сугышчан батырлыгы өчен» медаленә лаек булган.
Бүләк тапшыру турындагы язмадан: «...Унынчы рота йөртүчесе Антонина Никитична Турзинова  сугышчан операция вакытында 350 тонна хәрби йөк ташуы, аварияләрсез һәм ватылуларсыз эшләве, машинасын даими рә¬веш¬тә хәрби әзерлектә йөртүе өчен бүләкләнә. Ул командованиенең йөк ташу буенча барлык биремнәрен вакытында үти».
Кичкееводан Елена Калеева, Екатерина Кашкина, Мария Моисеева, Анна Хорошева (Починок авылында туган), Валентина Цевочкина Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Пулеметчы Евдокия Матвеева 1944 елның мартында Белоруссия территориясендә һәлак була, ул Ленинград оборонасы өчен барган сугышта да катнашкан. Морат авылында туып-үскән Мария Батурованың сугышчан юлы 1942 ел¬да башлана. 19 яшьлек кыз санитар булган. Солдатларның гомерен саклап калудагы батырлыгын «Сугышчан батырлыгы өчен» медале белән бәялиләр.
Бүләкләү кәгазеннән: «Иптәш Батурова медсан¬батта 1942 елның 30 ию¬леннән эшли башлады. Икешәр тәүлек ялсыз эш¬ләп, яралы сугышчылар, командирлар яныннан китми дә диярлек. Яу кырыннан берүзе 200ләп яралыны ташыды, аларга аналарча игътибар күрсәтте, ашатты, эчертте. Ул 100 яралыга столбняк авыруына каршы сыворотка кертте”.
Радиотелеграфчы Анастасия Бурнашевская да «Сугышчан батырлыгы өчен» медале һәм II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Як¬ташла¬рыбыз Александра Ра¬зуваева, Евдокия Ри쬬ская, Прасковья Сидорова, Антонина Зайцевага  да «Сугышчан батырлыгы өчен» медале тапшырылган. Сугышка Ульянково авылыннан киткән кызыл¬армеец Нина Кальницкая (Иванова) әсирлектә һәлак булган. Ульянково кызы Наталья Петухова «Германияне җиңгән өчен» медале һәм II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Олег КАЛЕЕВ, Надеждино
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X