Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Наталья Баһавиева, социаль яклау бүлеге начальнигы: "Бәйрәм котлы булсын, хезмәттәшләрем”

– Хөрмәтле хезмәттәшләрем!

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Социаль яклау бүлеге, «Өмет» үзәге, Картлар һәм инвалидлар йортында эшләүчеләр,  матди ярдәм күрсәтү үзәге, социаль хезмәткәрләрдән һәркөнне түземлек, үзеңне  дөрес, ипле тоту һәм башка кешеләрнең проблемаларын дөрес хәл итү таләп ителә. Социаль эш формалары елдан-ел камилләшә, хезмәт күрсәтү өлкәсе киңәя, аларның сыйфаты һәм файдалану мөмкинлеге арта, яңа фәнни методикалар һәм технологияләр кертелә, матди-техник җиһазлану дәрәҗәсе үзгәрә. Шул ук вакытта бернинди яңарышлар да безнең тармакта булган төп үзенчәлекне – социаль хезмәткәрләрнең рухи сыйфатларын алыштырмый. Социаль яклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күбесе белгечләргә генә түгел, кайвакыт гади кеше ярдәменә дә мохтаҗ. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә катлаулы тормыш сынаулары алдында калган кешеләр тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга көч туплый. Барыгызга да сәламәтлек, игелекле хезмәтебездә уңышлар һәм шатлык телим! Гаиләләребездә тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X