Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Әниебезне югалттык

Якыныңны югалту ачысы бигрәк авыр икән.

Моның шулай икәнлеген үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың. Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Иске Чәчкаб авылында яшәгән әниебез Сания Сәмигулла кызы Галиуллина, кинәт авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды. Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, туганнарың, күршеләрең, якыннарың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Көн дими, төн дими кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән баш табиб Гөлнара Сафиуллинага, терапевт Язилә Баһавиевага, шәфкать туташларына, башка барлык персоналга, ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без Кайбыч медикларының чын шәфкать ияләре булуына тагын бер тапкыр инандык. Тик үлем көчлерәк булып чыкты шул. Әниебезне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан авылдашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, дин әһелләренә, Кайбыч ягы музее, Кайбыч суд районы буенча беренче суд участогы җәмәгать судьясы, Кайбыч районы прокуратурасы, Иске Чәчкаб төп мәктәбе hәм балалар бакчасы коллективларына рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Әниебезгә күрсәткән хөрмәтегез hәммәгезгә мең савап булып язылсын. Аллаhы Тәгалә сезгә кайгы-хәсрәтсез тормыш бирсен.

Галиуллиннар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев