Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

”Никах” китабы Кайбычта сатыла

”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.

Таулар һәркемнең тормышына азмы-күпме йогынты ясый. Хәтт алардан ерак яшәсәң дә, язмыш дигәнен адәм баласын таулар арасына алып кереп адаштыра, бормалы-бормалы сукмакларыннан йөртә. Башкортстанда яшәүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлевның бу китабына кергән “Никах” һәм “Мин – Абрек” повестьларында да геройлар тау сукмаклары буйлап әле бәхет эзли, әллә инде аларны күрәчәкләре йөртә...
Бу китапны безгә “ТАТМЕДИА” җәмгыяте укучыларга тәкъдим итү өчен җибәрә. Максатлары- халыкны китап укуга тарту. Бәясе дә кыйммәт түгел – 100 сум гына. Безгә аңа кадәр Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер”, Марат Кәбировның “Киллер” китаплары кайткан иде инде. Почта аша ун гына данәдә кайткан бу китапларга Кайбычта ихтыяҗ зур булды. Алар укучыларыбызга җитмәде дә диярлек. Район Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре, “Ак калфак”ка йөрүчеләр, үзебезнең редакциядәгеләр тиз арада алып бетерде. Бортастан өлкән яшьтәге дустыбыз Сәйдә апа Гайфуллина бу китапларны телефон аша соратып алды. Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева алып кайтып тапшырды аны. Сезгә дә китап кирәкме? Сатылып беткән булса, “ТАТМЕДИА”да алып кайту мөмкинлегебез бар. Шуңа да кемнәргә кирәк, шушы пост астына языгыз, яме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X