Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Никләр генә ташлап киттең соң, әтием...

Сагынабыз, юксынабыз.....

Хуҗа Хәсән авылында гомер иткән тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, хөрмәтле бабабыз Ташпулат Юлчиевның гомере өзелде. Кайгы әнә шулай көтмәгәндә килә икән ул. Газизләрдән-газиз кешебезнең юклыгына күңел ышанмый. Күтәрә алмаслык авырлык кичергәндә, якын кешең белән хушлашкан вакытта таянырлык туганнарың, якыннарың, дусларың булганда, тирән хәсрәтләр дә җиңеләйгән сыман була икән. Ихластан кайгыбызны уртаклашкан, соңгы юлга озатырга килгән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә: хезмәттәшләргә, район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасына, Хуҗа Хәсән мәктәбе, “Аленушка” балалар бакчасы коллективларына, туганнарга, дусларга, якыннарга, күршеләргә, авылдашларга чиксез мең-мең рәхмәтләр яусын. Кадерлебезнең авыр минутларында хәлен җиңеләйтүдә зур ярдәм күрсәткән баш табиб Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге сырхауханә табибларына, Хуҗа Хәсән авылы фельдшеры Валентина Сулагаевага чын йөрәгебездән рәхмәт әйтәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы- хәсрәтнең читләтеп үтүен теләп калабыз. Әтиебезнең урыны оҗмахта булсын иде. Бик сагынабыз, юксынабыз... Мәрхүмнең барлык якыннары исеменнән: кызы Светлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев