Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рафил Сөнгатуллин билгеләнде.

Авыл җирлеге Советының өченче утырышында әлеге вазыйфага конкурс нигезендә тәкъдим ителгән кандидатуралар каралды. Әлеге утырышта җирлекнең тугыз депутаты катнашты һәм аларның барысы да Рафил Сөнгатуллин кандидатурасын яклап тавыш бирде.
Совет рәисе, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңа җитәкчегә хезмәтендә зур уңышлар теләде, алга куелган бурычларны намус белән үтәп, халык ышанычын яулап эшләячәгенә ышанычын белдерде һәм аның эшлекле якларына тукталды. “Туган ягыбыз чәчәк атсын өчен без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Халык фикерен тыңлап эшләү – безнең алга куелган иң зур бурычларның берсе”, – диде Альберт Илгизәрович.
Рафил Рузалит улы 1980 елда Олы Кайбыч авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенә укырга керә. Югары белемле белгеч хезмәт юлын Кайбыч ветеринария берләшмәсендә ветеринария врачы булып башлап җибәрә. Тырышлыгын күреп, аны әлеге берләшмә начальнигы урынбасары итеп билгелиләр. Соңгы елларда ул врач-эпизоотолог булып эшли. Арыслан, Борындык, Морат авылларындагы ветеринария участокларының мөдире була. Тормыш иптәше Рамилә белән ике ул  үстерәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев