Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылы мәчетендә корбан ашына җыелдылар

Өлкәннәрне котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Табын спонсорлар ярдәме белән әзерләнде.

Олы Кайбычта корбан ашын зурлап үткәрделәр. Башта ир-атлар, аннан соң хатын-кызларны, соңыннан балаларны табын артында сыйладылар. 
Районыбыз авылларында дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләр чыгымнарын аерым кешеләр үз өстенә алу – күркәм традициягә әйләнде. Бу җомгада Олы Кайбыч мәчетендә Корбан гаете бәйрәме уңаеннан үткәрелгән мәҗлесне дә аерым гаиләләр күтәрде. Спонсорлар табынны мулдан әзерләгән, анда нинди генә сый- нигъмәтләр юк иде. 
Корбан ашында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән сурәләре укыды, вәгазь сөйләде, бергәләп тәкъбир әйттеләр. 
Мәҗлестә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев тә катнашты. 
- Бер күрешү – үзе бер гомер, - диләр бит халык телендә. Безне бүген бирегә җыеп күрештергән, авыл халкын сыйлаган спорсорларга зур рәхмәтемне белдерәм. Районыбыз авылларында дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләр чыгымнарын аерым кешеләр үз өстенә алу – күркәм традициягә әйләнде. Аллаһы Тәгалә кемнең нинди гамәлләр кылганын күреп, гамәл дәфтәренә яза бара. Изге эшләрегезнең әҗер-савабы булсын, барыбызга да бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә насыйп булсын, - диде Альберт Илгизәрович үз чыгышында. 
- Ходай Тәгалә җир йөзендәге кешеләрне төрле яклап сынар өчен авырлыклар җибәрә. Ураза аенда ул безне сый- нигъмәтләрдән тыелып торырга өнди, ачлык белән сыный. Ә Корбан гаете көннәрендә, киресенчә, мул ризык белән сыный. Корбан гаете көннәрендә без Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалдык, Ходайның мөмкин кадәр күбрәк әҗерен алып калырга тырыштык, - диде Дамир хәзрәт. - Күркәм гадәт буенча мәчеттә үткәрелгән ашларны авылыбызның аерым кешеләре үз өстенә ала. Бүгенге мәҗлеснең чыгымнарын авылдашларыбыз Артур Гафиятуллин, Фәүзия Зиннәтҗанова, Рәмис Хәялиев, Айшат Гарифуллина гаиләләре үз өстенә алды. Аларга үзебезнең олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Булган малларының рәхәтен күрсеннәр, Ходай Тәгалә чалган корбаннарын кабул кылсын. Киләчәктә дә авылыбыз, районыбыз иминлеге, муллыгы өчен бергәләп хезмәт итәргә язсын. Табын хәзерләүчеләргә дә зур рәхмәт, эшләре һәрвакыт уң булсын, - диде Дамир хәзрәт. 
Мөхтәсибебез хаклы: мәчеткә килүчеләр сыйлану өчен генә түгел, аны күреп, догалар тыңлап китә, биредә алар күңеленә динебезгә, йолаларыбызга карата хөрмәт орлыклары салына. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев