Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылында яшәүче Әминә Габдрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Районыбызда озын гомерле юбилярларны хөрмәтләү дәвам итә. Олы Кайбыч авылында яшәүче Әминә Габдрахманованы да 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Юбилярны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова да килде.

Кошманда туып-үсеп, шунда яшәгән, тормыш корып балалар үстергән Әминә әби менә инде дистә елга якын кызы Гөлнур һәм кияве Рамил гаиләсендә гомер кичерә. Җылы, матур, бар җире балкып торган, бөтен уңайлыклары булган йортта яши ул. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да Әминә Габдрахманованың картлыгы бәхетле булуын әйтте. 
- Сезгә иң мөһиме, исәнлек-саулык телим. Калганы бик әйбәт, йорт-җирегез дә матур. Сезнең буын вәкилләре авырлыкларны күп күргән. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, илебез Президенты Владимир Путин җибәргән котлау хатын һәм үземнең бүләгемне дә кабул итеп алыгыз, - диде ул. 
Туган көн ул, үткәннәргә борылып карап, хатирәләрне барлый торган бәйрәм. Әминә апа да безгә үзенең гомер юлы турында сөйләде. Хәтере яхшы булуына сокландык. 
- Минем чордашларым, яшьлекләрен искә алганда, сугыш турында әйтми калмый. Ул елларның авырлыгы барыбызның да җилкәсенә төште, - диде ул. - Без Апас районының Бакырчы авылында окоп казыдык. Аннан чакыртып, бухгалтерлар курсына җибәрделәр. Өч ай ярым укып кайтканнан соң, колхозның исәп-хисап эшләрен кабул итеп алдым. Биш еллар чамасы укытучы булып та эшләдем. Башлангыч классларга белем бирдем. Укырга да кергән идем дә, тәмамлый алмадым. Балам авыргач, ташлап кайтырга туры килде. Ул чагында тормышка чыккан идем шул инде. Шулай итеп, колхоз эшенә күчтем, кибетләргә ревизияләр ясарга да чакыралар иде. 
Тормыш иптәше – сугыш ветераны Рәхимулла абый белән җиде балага гомер биргәннәр. Гаилә башлыгы вафат булганга 17 ел узган. 55 ел парлы гомер иткәннәр. Җиде баланың да бүгенге көндә өчесе генә исән-сау. 
- Яшьли мәрхүм булган балалары өчен дә Ходай әниебезгә озын гомер биргәндер. Саулыгын да бирә күрсен, акыллы киңәшләре белән барыбызга да ныклы терәк ул, - диде кызы Гөлнур. 
Әбекәй үзе дә якыннары өчен дога кыла. 
- Киявемә дә, кызыма да Алланың рәхмәте яусын. «Уф» дип тә әйткәннәре юк. Гомер буена рәхәт күрсеннәр. Мин хөрмәт итеп килүчеләргә дә рәхмәт. Һәрберсенә гаилә тынычлыгы телим, хәвеф-хәтәр, борчу-хәсрәт күрмәсеннәр. Әниебез 92 яшенә җитеп мәрхүм булды. Күрше урамда гына яшәүче бертуган апам Рабига 98нче яше белән бара, Кошманда яшәүче бертуган энем Мансур Шәрәфиевка 87 яшь. Озын гомер – Ходайдан бирелгән бүләк ул. Беркайчан да кешенекен күпсенмәдем, тыныч кына гомер кичердем, - диде Кремльдән килгән хатны икенче тапкыр алган юбиляр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев