Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылында яшәүчеләр үзара салым турында фикер алышты

Республикада үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле, авылларда зур күләмле эшләрне уңай хәл итү мөмкинлеге ачылды. Районыбыз авыл җирлекләре бу мөмкинлектән берничә ел файдаланып килә. Узган елларда үзара салым референдум формасында үткәрелсә, быел аңа яңалык кертелде. Хәзер бу мәсьәлә халык җыеннарында хәл ителә.

Олы Кайбыч мәдәният йортында үзара салым буенча чираттагы халык җыены үтте. Аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.
– Без үзара салым буенча  барлык авыл җирлекләрендә дә берничә ел рәттән референдумнар уздырдык.

Халык фикерен белгәч, эш планын билгеләп, акчаны авылларны төзекләндерүгә тоттык. Быел безгә бу мәсьәләне халык җыеннары үткәрү юлы белән хәл итәргә тәкъдим ясадылар. Без мондый җыеннарны октябрьдән башлап җибәрдек, – диде ул. – Олы Кайбыч авылында барлыгы 1200 сайлаучы бар. Үзара салым үткәрү өчен, барлык сайлаучыларның 50 процентының тавыш бирүдә катнашуы шарт. Без бу кадәр халыкны берьюлы җыя алмыйбыз, шуңа да очрашуларны төрле залларда, төрле вакытта үткәрәбез. Бу юлы да халыктан 500әр сум күләмендә үзара салым акчасы җыярга уйлыйбыз.
Залда утыручылар бу суммага риза булуларын белдерде. Димәк, халыктан тиешле сумманы җыя башларга була. Олы Кайбыч авылында яшәүчеләр 2020 елда да үзара салым программасы буенча эш алып барырга риза.
 Рәмис Хәялиев үзара салым үткәрү тәртибен дә аңлатып үтте.
– Район үзәгендә булган барлык сайлаучы 500әр сум акча биргән очракта, 600 мең сум акча җыела. Хөкүмәт аны дүрт тапкырга арттыра һәм ул 3 миллион сумга әйләнә. Бу акчага авылда зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкарып чыгарга мөмкин. Үткән елларда үзара салым акчасына авылны икегә бүлеп аккан Бәрле елгасы аша берничә җирдә җәяүлеләр өчен тимер күперләр салынды. Зират территориясендә җылы өй төзелде. Киләсе елда да башкарасы эшләр шактый, – диде ул.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин үз чыгышында 2019 елда Олы Кайбыч авылында үзара салым акчасына башкарылган эшләрне санап үтте. Аның әйтүенчә, авылдагы чүплекләр җыештырылган, аерым урамнарда суүткәргечләр ремонтланган, су башняларына автомат җиһазлар урнаштырылган. Бу эш белән шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуров шөгыльләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев