Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү проблемасына тиздән нокта куела

Әлеге проблеманы берничә ел элек халык җыенында күтәргәннәр иде.

Ул вакытта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның район үзәгендә яшәүчеләрне чишмә суы белән тәэмин итү мөмкинлеге булуы хакындагы кыю җавабына кайберәүләр шикләнеп тә карагандыр, бәлки. Әмма, әйткән сүз, аткан ук, дигәндәй, җитәкче вәгъдәсендә торды. Авыл шартлы рәвештә дүрт өлешкә бүленде. Эш этаплап алып барылды: 2016 елда чишмә суын авылның көнчыгыш урамнарында яшәүчеләр эчә башласа, тагын бер елдан соң – үзәк өлешендәгеләр. Баштарак иң беренче суүткәргеч елга янындагы чишмәдән салынган иде. Быел район үзәгенең соңгы өлешен эчәр су белән тәэмин итү планлаштырылган. Әлеге зур күләмле эшне башкарып чыгу өчен финанс чыгымнары да зуррак суммада кирәк булды. Бу максатка үзара салым акчасы да, “Чиста су” дәүләт программасы да ярдәмгә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, быел республика бюджетыннан өстәмә акча бирелгән. 
– Август аенда башланган эш ахырына якынлаша, - диде Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин. – Афанасьевка авылындагы чишмәдән Олы Кайбыч авылына суүткәргеч салынды. Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе янындагы су башнясы Тукай, Якты, Кызыл Яр, Салават күпере һәм Яр буе урамнарын чишмә суы белән тәэмин итәчәк. Аның йөз квадрат метрны биләгән территориясе җиһазлары белән бергә әйләндереп алынган. Насос җиһазларын кушу өчен электр чыбыгы гына сузасы калган. 
Әлеге урамнарда яшәүчеләргә куанычлы вакыйганы көтәргә күп калмаган. Өлкәннәргә дә эчәр суны ничек алып кайтырга дип баш ватасы юк. Чишмә суында аштагы борчак та яхшырак пешә, чәй дә тәмле булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев