Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәдәният йортында “Балкыш” фестиваленең сайлап алу этабы үтте

Алтынчы тапкыр үткәрелүче “Балкыш” фестивале ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. 18 февральдә Олы Кайбыч мәдәният йортында фестивальнең район буенча сайлап алу этабы үтте.

Фестивальне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова башлап җибәрде һәм барлык катнашучыларга уңышлар теләде. 
Фестивальнең максаты – җыр мирасын саклау, халык иҗатын популярлаштыру, туган җиргә, хезмәт кешеләренә, халкыбызның героик үткәненә һәм бүгенгесенә, халыклар дуслыгына мәхәббәт тәрбияләү. 
Фестивальдә авыллардан килгән фольклор ансамбльләр, бию ансамбльләре, аерым җырчылар, шигырь сөйләүчеләр катнашты. Алар сугыш темасына күренешләр күрсәтте, хәрби- патриотик җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Жюри әгъзалары һәр чыгышны гадел бәяләп барды. Сайлап алу турына бер атнадан соң булачак гала- концертта нәтиҗә ясалачак. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев