Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе ата-аналарга рәхмәтле

«Чебиләрне көзен саныйлар», – ди татар халык мәкале.

Ә белем оешмаларында язын саныйлар. Чәчәкле, матур яз аенда, дүрт чирек укыганнан соң, мәктәп  шук, шаян балаларның авазыннан тынып кала. Алда җәйге яллар, имтиханнар, практика чоры. Укучылар бишенче хезмәт чирегенә аяк баса. Ата-аналар да уку  дәвамында мәктәп тормышы белән кызыксына, ярдәмгә ашыга, кыс¬касы, укытучылар белән элемтәдә яши.
Ата-ана һәм мәктәп. Бу ике як бер-берсен аңласа, ярдәмләшсә, аңлашып яшәсә, укучы бик күпкә уңышлы кеше булачак. Бүгенге язмам да ярдәмчел, киң күңелле, тормышны аңлап яшәүче ата-аналарга хөрмәт йөзеннән язылды.
Олы Кайбыч мәктәбенә директор итеп билгеләнгәч, ата-аналарга күп тапкырлар мөрәҗәгать итәргә туры килде. Язгы бакча эшләрен әти-әниләр ярдәменнән башка башкарып чыгуны күз алдына китерүе дә авыр. Безгә берсүзсез ярдәм күрсәткән Ирек Идиатуллин, Фәнис Шәрәфиев, Рафил Хәйретдинов, Илдар Билаловка коллектив исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Илдар Әсхәт улының кешелеклелеге, ярдәмчеллеге турында аерым искәртеп китәсем килә. Балалары укыганда да , хәзер дә Илдар абый мәктәпкә ярдәм күрсәтеп тора. Шундый ата-аналардан үрнәк аласы гына кала. Хезмәт сөюче, ярдәмчел гаиләләрдә балалар да шундый сыйфатларга ия булып, дөньяга, тормышка яраклы, кешеләрне яратучы булып үсә. Мәктәп һәм гаиләнең шәхес тәрбияләүдәге төп максаты да шушы.

Исламия МУСИНА,
Олы Кайбыч мәктәбе директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X