Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән мизгелләр

Чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин килде.

Альберт Рәхмәтуллин олы тормыш юлына аяк басарга торган егет-кызларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләре теләгән уку йортларына укырга керүләрен, тормышта лаеклы урыннарын табуларын һәм чын кешеләр булып калуларын теләде. Мәктәп директоры Исламия Мусина әйтеп узганча, унберенче классны 32 укучы тәмамлый. Төрле уңышларга ирешүчеләр Мактау кәгазьләре, бүләкләр алды. Район мәдәният бүлеге начальнигы, “Авыл денс” халык хореография коллективы җитәкчесе Рамилә Әбләзова шушы коллективның нигезен тәшкил иткән укучыларга рәхмәтен белдерде һәм Альберт Илгизәрович белән бергә бүләкләр тапшырды. Чыгарылышларга беренче укытучылары Нәфисә Миңнуллина, Гөлинә Гыйниятуллина, Елена Грошева да үзләренең хәер-фатыйхасын бирде.Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Алексей Макаров укытучылар коллективына тирән рәхмәтен белдерде, балаларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X