Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч укучылары – өченче урында

26- 28 апрель көннәрендә Азнакай районында “Президент ярышлары” дип аталган Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабының финалы үтте. Анда республикабыз шәһәрләреннән, районнарыннан 2003- 2005 елгы егет һәм кызлардан торган унар команда катнашты.

Әлеге ярышларның максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, укучыларны системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту, шәхес тәрбияләү, талантлы укучыларны барлау. 
Бу ярышларда районыбыз данын яклап Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 классының составында Инсаф Зарипов, Максим Григорьев, Игорь Грошев, Никита Краснов, Азалия Галявова, Анастасия Жиркова, Азалия Камалиева һәм Азалия Мңнуллина булган командасы катнашты. Ярышларга команданы физкультура укытучысы Гөлинә Габдрахманова алып барды. 
Ярышлар барышында командалар күп төр ярышларда (спортивная многоборье), иҗади, теория бәйгеләрдә, йөгерү буенча эстафета ярышларында катнашты. Болардан тыш өстәмә спорт төре буларак йөзү ярышлары кертелгән иде. Безнекеләр йөзү буенча беренче урынны яулады, ләкин спортның бу төре гомуми ярыш нәтиҗәләренә кертелмәгән. Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы районнар командалары арасында өченче призлы урынны яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев