Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч укучылары кәгазь пакетлар кулланырга чакыра

Олы Кайбычтагы “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йөрүче яшь эколог¬лар Кайбычка Чувашия һәм Мордовия республикаларыннан фәнни-практик конференциягә килгән кунакларга мастер- класс күрсәтте.

Олы Кайбыч урта мәктәбе укытучысы Ләлә Гарәфетдинова алып барган сәнгать идеяләре студиясе инде өч ел эшли. Хәзерге көндә бу студиягә мәктәпнең 17 укучысы йөри һәм алар экология юнәлешен сайлаган. Яшь экологларның кәгазьдән, кул астында булган башка материаллардан ясалган эшләнмәләре матур да, табигатькә дә, сәламәтлеккә дә зыя¬ны юк. Алар көндәлек кулланылышта полиэтилен пакетлардан түгел, ә кәгазьдән эшләнгәненнән файдаланырга чакыра. Кәгазь пакетларны алар үзләре ясый.
Студиядә тугызынчы класс укучысы Аделия Садыйкова, бишенче класстан Лиана Гарапова белән Гүзәл Газыймҗанова кызыл төстәге кәгазьдән зур йолдыз ясау буенча мас¬тер-класс күрсәтте. Эш барышы белән мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина да танышты. Алар да кызларның осталыгына сөенде.
– Мин студиягә ачылган көненнән үк йөрим, – диде Аделия. – Без биредә Җиңү символы – Георгий тасмасыннан матур брошкалар ясарга өйрәндек. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгында аны авылдашларыбызга бүләк итәбез. Без ясаган курчаклар, открыткалар һәм башка матур әйберләр районда үткән төрле күргәзмәләрдә урын ала.
Студиядәге иҗади эш балаларга рәхәтлек кенә биреп калмый, аларның фикерләү сәләтен үстерә, фантазиясен эшкә җигә, коллективта эшләргә өйрәтә. Күңел җылысын кушып ясаган ул әйберләр менә дигән бүләк тә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев