Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч урта мәктәбендә районның 30 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция үтте

Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында районның 30 еллык юбилее уңаеннан мәктәп укучыларының “Эзләнү” (“Поиск”) дип аталган IX Региональ фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Конференцияне ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, жюри составына кергән Казан Федераль университеты һәм башка уку йортлары галимнәре, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.
Тантанада мәктәп директоры Исламия Мусина, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Имлас Хәмидуллин, жюри рәисе Казан Федераль университетының укыту һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы доценты Илнар Яруллин чыгыш ясады. Илнар Фәһим улы Альберт Рәхмәтуллинга Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның Рәхмәт хатын тапшырды. Конференция үз эшен секцияләрдә алып барды.
Конференция биш юнәлештә алып барылды: “Кайбыч районы кичә, бүген, иртәгә (район тарихы); Кайбыч районы традицияләре; Район тарихы шәхесләрдә; Талантлы халык – районның уңышлы чыгарылышлары; Иҗади секция “Минем районым – иң яхшысы” (эссе, инша, шигырь, А-3 форматындагы рәсем).
Һәр номинациядә җиңүчеләр, призлы урыннарны яулаучылар дипломнар, бүләкләргә лаек булды. Конференциядән бер катнашучы да буш китмәде, һәр катнашучыга Грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев