Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Гөлназ Сөнгатуллина музейга Коръән китабы бүләк итте

Аның кулындагы Коръән китабының серле тарихы бар – янгын чыгып, яртылаш янып беткән өйдә бернинди зыян күрмичә сакланып калган изге китап ул!

 Гөлназның әбисе Вәгыйзә Әдиятуллина истәлеге булып, озак еллар өй түрендә сакланган китап, экспонатка әйләнеп, музей фондына өстәлде. Һичшиксез, бездә дә китапның урыны түрдә булачак.
Узган гасыр башында, 1905 елда Борындыкта туып, шунда буй җиткергән, Кошман егете Газиз белән гаилә корган, тату гаиләдә 7 баланы ислам дине кушканча тәрбияләгән Вәгыйзә әбине авылдашлары динле, итәгатьле, гыйлемле иде дип искә алалар. Ак яулыгыдай ак намусына тап төшермичә, биш вакыт намазын калдырмыйча яшәгән, үзеннән соң догалы балалар калдырган әбинең урыны, һичшиксез, җәннәттәдер...
Китапның серләрен ачу максатыннан ярдәм сорап университетта укыганда гарәп телен чит тел буларак өйрәнгән, бу өлкәдә фән докторы, профессор һәм башка гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән төркемдәшләремә мөрәҗәгать иттем. Гарәп шрифтында язылган китап “Мехтасар гыйльме хәл” (“Яшәеш хакында гыйлемнәр”) булып чыкты. Мондый җыентыклар бик күп, аларның кырыклап төре билгеле икән. Бу китапта, ислам кануннарына таянып, тормыш-яшәеш турында сөйләнә. Гыйльме хәл китаплары мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларга ислам дине нигезләрен өйрәтер өчен дәреслек буларак кулланылган. Гадәттә, бер төпләмәгә юкарак берничә китап тегеп куя торган булганнар. 114 биттән торган бу китапта да, Коръәннән тыш, сорау-җавап рәвешендә аңлатмалар, мөгаллимнәр куллана торган яңа китаплар исемлеге һәм күпсанлы сүрәләр бергә тупланган. Ул 1907 елда Казанда И.Н.Харитонов матбагасында басылган китаптан күчереп язылган, 1918 елда Матбагаи Кәримдә кабат басылган. Җитмәгән битләре кулдан язып өстәлгән. Төзүчесе – Күл буе мәдрәсәсеннән Әхмәтшакир Касыйми. Гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан, китап чагыштырмача яхшы хәлдә сакланган. Бу, әлбәттә, китапны кадерләп тотуларын, аңа хөрмәт белән сак караш булуын дәлилли.
Гарәп шрифтлы язулы төргәкләр, әби-бабайлар истәлеге булып, күбебезнең китап киштәләрендә саклана. Араларында кыйммәтле кулъязмалар да бардыр. Әйдәгез, борынгы китаплар серләрен бергәләп ачыйк. Алар үткәннәребезне төгәлрәк күзалларга, белем һәм тәрбия бирү, яшәеш өлкәсендәге гыйлемнәребезне арттырыга ярдәм итәчәк. Музейда ТАССР тарихынабәйлеэкспонатлар да саклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев