Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче полиция ветераны чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүе турында яза

Быел май аенда чик буе гаскәрләре оешуга 100 ел тулды. Шул уңайдан 45 ел элек Совет Армиясе сафларына алынып, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән чакларым искә төште.

ПОЕЗД ЧИК БУЕНА ЮЛ АЛДЫ    
Мине армия сафларына 1973 елның 30 октябрендә Апас районының Болын-Балыкчы авылыннан алдылар. Ул вакыттагы гадәт буенча мине, армиягә алынучыны, бөтен авыл белән озаттылар.  Моңа кадәр мин эшләп өлгергән Морзалар урта мәктәбеннән укытучылар коллективы да  сабуллашырга килгән иде. 30 егеттән торган төркем Апас хәрби комиссариатының, ни гаҗәп, хәрби булмаган хезмәткәр карамагында гына Каратуннан шәһәр яны поездында Казан вокзалына килеп төштек.  Тимер юл вокзалыннан 2 нче трамвайда ул вакытта курчак театры янында урнашкан Татарстан хәрби комиссариатына килеп життек. Без килгәндә хәрби комиссариат¬та чик буе гаскәрләренә җибәрү өчен бик зур команда җыюлары турында хәбәр таралган иде инде. Хәрби комиссариатта дүрт көн кунганнан соң, ерак Хабаровск өлкәсеннән безне “сатып алучылар” (булачак солдатларны төрле хәрби частьләргә алырга килгән офицерларны үзара шулай дип атыйлар иде) килде. Аларның кительләрендә ”чик буе” гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең киемнәрендә генә була торган билгеләр ялтырый, ә погоннары  Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына караган “чик буе” гаскәрләренеке – ачык яшел төстә. Алар армиягә алынучылардан бик зур бер  төркем җыйдылар. Ул төркемдә Татарстанның барлык район вәкилләре дә булгандыр, мөгаен. Юлчылары бары тик армиягә китүчеләрдән генә торган тулы бер тимер юл составы тынлы оркестр маршы астында Казан вокзалыннан  Ерак Көнчыгышка юл алды. Бик еш тукталыш¬лар ясап, озак бардык. Бер атнадан соң гына билгеләнгән урынга, Еврей автоном республикасының (ЕАО) башкаласы Биробиджан шәһәренә килеп җиттек. Монда Ерак Көнчыгыш чик буе округының Биробиджан чик буе отряды урнашкан.
Барыбызны да уку зас¬таваларына билгеләделәр һәм без анда ике ай буена яшь сугышчы мәктәбен уздык. Монда безне атарга, граната ыргытырга, сафларга баскан килеш йөрү ысулларына, кул көрәше алымнарына,  чикне бозып чыгучыларның, төрле җәнлекләрнең эзләренә төшенү, аларны таный белергә, чик буенда йөрү тәртибен чикләүче документларының чынмы-түгелме икәнлеген ачыкларга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәттеләр. Ә аннан соң чик буе отрядының төрле заставаларына тараттылар. Мин чик буе отрядларының заставалары һәм мотоманевр группалары  өчен кече командирлар әзерләүче отрядара сержант мәктәбенә эләктем. Кабат яшь сугышчы курслары башланды.  Әмма ләкин бу курслар безне заставаларга таратыр алдыннан үткәрелгәненә караганда күпкә җитдирәк иде. Монысында физик әзерлеккә, сугышлар алып бару тактикасын өйрәнүгә, чыдамлык һәм ихтыяр көчен үстерүгә зур игътибар бирелде. Уставлар, дәүләт чиген сак¬лау теориясе һәм практикасын, чик буе гаскәрләрендә кулланылучы барлык төр коралларның тактик-техник характеристикасын, төзелешен өйрәндек, бөтен ату коралларыннан, шул исәптән пушкалар һәм гранатометлардан аттырдылар. Боларга өстәп, безнең группаны пехотаның сугыш машинасын (БМП) йөртергә, аңарда булган барлык төр коралдан атарга һәм аның экипажы белән дә идарә итәргә өйрәттеләр. Чыдамлыкны үстерү өчен бик еш алҗыткыч ерак арага кросслар йөгерттеләр.
ӨЙРӘНҮЕ АВЫР БУЛСА – СУГЫШ БАРЫШЫНДА ҖИҢЕЛ
Бүлекчәнең укыту командиры безне, җиде кат тиребез чыкканчы,  иртәдән кичкә кадәр таулы-калкулыклы урыннардан куа – йөгертә, башыбызга, тәнебезгә һәм аякларыбызга бөек Сувровның “җиңү фәне”ен, Совет иленең тыныч тормышын ничек сакларга тиешлегебезне сеңдерә иде. Экипировка нәкъ чын сугыштагыча: беркетелгән корал, противогаз, үзебез каскадан, аркада 25 килограммлы йөк салынган рюкзак, билдә патроннар тутырылган магазиннар сумкасы, сапер көрәге. Менә командир безгә боерык¬лар бирә башлый: ”Беренче, икенче, өченче юнәлеш!”, “Йөгереп, атакага, марш!”, “ Уңда дошманнар, сулда дошманнар!”, “Сугышка!”, “Газ!”... Кызу... Чигә кан тамырлары шартлар дәрәҗәдә тибә... Тамак төбенә, авызга тимер тыккан диярсең, тимер тәме килә – тамакны көйдерә... Противогаз үзе кыздыра, ияк астына туктаусыз аккан тир җыела, менә-менә сизмәстән йотлыгырсың кебек. Тамакка әрем әчесе килә.  Аяклар тыңламый, аларга таш асканнар дия¬р¬сең. “Колоннада бергәләп!”, “Отделение линияләренә!” “Кыска арага йөгереп күченүләр белән – марш!”, “Ятыгыз!Яшеренергә!”... Мондый боерыкларның иге-чиге юк кебек... Иреннәр кипкән. Су эчәсе килә. Ә казармадагы су хлорлы, без андый су эчәргә күнекмәгән.
Укыту заставасы командиры безне сафка тезеп куя. Шул арада балык кебек йотлыга-йотлыга һава йотып сулыш аласың, күк¬рәктә менә-менә чыгып китәм дип типкән йөрәкне тынычландырырга тырышасың, куллар калтырый. “Әгәр дә иртәгә чик буенда берни дә булмаячагын белсәм, мин сезне бу кадәр кумаган да булыр идем. Суворов та бит: ”Өйрәнгәндә авыр булса, сугышканда җиңел булыр”, дигән. “Мондый өйрәтүләр өчен киләчәктә рәхмәтле булырсыз әле”, – дип әйтә торган иде командирыбыз. Бәхетебезгә, әти – командирлар өйрәткән хәрби фән нигезләрен хезмәт итү дәверендә тулысынча бер генә тапкыр да кулланырга туры килмәде. Ә киләчәк тормышыбызда армия сафларында алган тәҗрибә һәм чыныгулар һәммәбезгә дә бик тә ярап куйгандыр дип уйлыйм.

ХУНБЕЙВИННАР ҺӘМ БРАКОНЬЕРЛАР
Сержант мәктәбендә алты ай укып имтиханнарны уңышлы биргәннән соң, мине  отряд резервы булып саналган,  мотоманевр төркеменең икенче заставасына бүлекчә командиры итеп билгеләделәр. Безгә нигездә чик буе сызыгында яки зонасында  шлагбаумнарда, чиккә баручы, чик буйлап узучы поездларны  озатучы нәрәтләрдә пас¬порт-чик буена үтү-үткәрү режимы тәртибен  тикшерергә туры килде. Көчәйтелгән режим кертелгән вакытларда (Яңа елдан башлап, 7 ноябрьгә кадәрге барлык Совет чорындагы бәйрәмнәрдә) линия заставаларына озаталар иде, һәм без, калганнар белән бергә, илебез чикләрен Амур елгасы ярлары буенда сакладык. Көн саен диярлек СССР һәм Кытай чиге аның фарватереннан үткән мәгърур елга буенда таулы – калкулыклы  урыннардан  дозор наряды булып заставаның уң һәм сул яктагы “стыгына” (янәшәдәге чиктәш заставалар белән тоташкан урыннарны шулай дип атыйлар) хәтле безгә тапшырылган чик буен тикшереп үтә идек, сәгатьләр буе засадаларда “секретларда” утыра идек.
Дөресен генә әйткәндә, элегрәк миңа Хәсән күле һәм Халхин-голда барган сугышлар турындагы китаплар һәм фильмнар аша гына билгеле булган “гасырлык бертуганнар” – кытайлар турында мин бүтән фикердә идем. Бу киноларда алар Совет солдатлары белән бергә үз илләрен япон оккупантларыннан азат итү өчен көрәшәләр иде. Ә монда, чик буенда, әле күптән түгел генә “Даманск” утравындагы вакыйгалар булып узуга да карамастан, кытайлылар үзләрен ничектер әрсезрәк тотты. Амурның нейтраль фарватерена хәрби катерларда йөзеп кереп, пограничникларга әллә нинди  сүзләр кычкырып безнең якка таба пулемет, пушка көпшәләрен юнәлтеп, безне провакациягә тартмакчы булалар иде. Башта сәеррәк булып тоелса да, вакытлар узу белән чит ил солдатларының мондый провакацияләренә әкренләп күнектек һәм моңа бөтенләй игътибар итми башладык. Җәй айларында  башка дозорлар белән бергә Амур елгасының Совет чиге ягына йөзеп кергән балыклар, кыслалар, хәтта  тайгадагы сазлыклардагы бакаларны  тотарга теләүче, тайгадан Ерак Көнчыгышта үсә торган кыйммәтле дару үләне – женьшень тамырлары җыярга теләүче бик күп браконьерларның эзенә төшә һәм тота идек. Ә кыш айларында безнең якка елгадагы боз өстеннән качып чыккан “хунбейвиннарны” (авыл хуҗалыгы эшләренә көчләп мәҗбүр ителгән Кытай яшьләрен шулай атыйлар иде) һәм чик бозучыларны тоткарлау очраклары була иде.
    
АРМИЯ – ТОРМЫШ МӘКТӘБЕ
Чик буе гаскәрләреннән, гамәлдәге хезмәт вакыты чыккач, 1975 елның ахыры 1976 елның башында демобилизацияләндек. Анда хезмәт итү безнең өчен җитди тормыш мәктәбе булды, зур чыныгу алдык, үз көчебезгә ышанырга, тәртипкә өйрәндек.  Ике ел эчендә без рухи яктан да, физик яктан да сизелерлек ныгыдык, бер башка өлкәнәеп, олыгаеп киткәндәй булдык. Туган якларга Ватан чиген саклаучылар буларак,  зур горурлык хисе белән олы, катлаулы тормыш юлына аяк басарга әзер булып кайттык, киләчәккә матур планнар кордык. Бездән чын ир-атлар формалаштырып җиткергәннәре өчен әти – командирларыбызга әле дә рәхмәтлебез. Армия мәктәбен һәр егет узарга тиеш.
Ватан алдындагы изге бурычымны үтәп кайтуга 45 ел вакыт узып китсә дә, әле хәзер дә бергә хәрби хезмәткә алынган, поезд вагонында барган, туган якларны сагынганда бергәләшеп җыр сузган,  чик буенда нәрәтләрдә торган хезмәттәшләремне сагынып искә алам. Миңа билгеле булганча, ул вакытта Апас хәрби комиссариаты аша армиягә алынган егетләрнең барысы да диярлек бер үк чик буе отрядында хезмәт итте, әмма  төрле заставаларда һәм бүлекчәләрдә генә.  Туганнарга һәм якыннарга  язган хатларда барыбызның да бер төрле адрес күрсәтелгәндер: “Дальневосточный  пограничный округ, ЕАО, г. Биробиджан, в/ч 2495», литерлар гына төрле булырга мөмкин.  Мин Апасның Кормаш авылыннан Альберт Дәүләтшинны, Урта Балтайдан Рафаиль Сабировны (алар мәрхүм инде) яхшы хәтерлим. Апас районы Бакырчы авылыннан Таһир  Гайнуллин, безнең райондагы  Олы Колаңгы авылыннан  Иван Большаков  белән  кайчакта очрашкалыйбыз, телефоннан шалтыратышабыз. Еллар үткән саен хезмәттәшләремнең күбесенең исем-фамилияләре онытыла бара, кайберләренең кайсы авылдан булулары гына истә калган. Безнең арада Апас районының Болгаер, Танай-Турай, Коштавыл, Каратун, Чүрибураш авылларыннан, Кайбычның  Бортас, Бәли, Ульянково, Багай, Афанасьевка авылларыннан да егетләр бар иде кебек. Кая алар?... Кызыксындыра: исән-саулармы алар, гражданкада үзләренең урыннарын таба алдылармы, тормышлары ничек килеп чыкты икән, беләсем килә. Очрашып, үткәннәрне искә төшереп утырсак, тагын да яхшырак булыр иде. Шушы мәкалә дөнья күргәннәннән соң, бәлки, минем белән элемтәгә чыгучылар табылыр.

Марс НИГЪМӘТҖАНОВ,
Олы Кайбыч

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X