Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүче Русовлар өчен иң зур бәхет – балалары

Аны һәркем үзенчә аңлый. Авыру кеше өчен ул – сәламәтлек, ярлыга – кесә тутырып байлык, ач кешегә – өстәл тулы ризык, баласызга – өй тулы бала-чага.

“Кирәк түгел алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә,
Насыйп ит мине, Ходаем,
Хатын-кыз  бәхетенә!”, – дип әйтелә бер җырның юлларында. Бу сүзләр хатын-кыз бәхете турында. Ә нәрсә соң ул хатын-кыз бәхете?
Олы Кайбычта яшәүче Русовларны, чыннан да, бәхетле гаилә дияргә була. Өйләре тулы бала. Русов¬лар өчен бәхет тагын нидә икән?
Русовлар гаиләсенең  тарихы унбер ел элек, 2007 елның 1 ноябрендә башланып китә. Гаилә башлыгы Алексей Казан шәһәренә ике айга квалификация күтәрү курсларына килгән була. Шунда булачак хатыны, тумышы белән Пит¬рәч районы  Кәвәл авылы кызы Марина  белән танышып китәләр. Ике ай очрашып йөргәч, Алексей Маринаны әнисе Зоя Яковлевна белән таныштыру өчен, Яңа ел каршыларга Кайбыч районы Иске Тәрбит авылына алып кайтып китә. “Әнисе мине бер күрүдә ошатып калган. Шул көнне үк “кызны сорарга кайчан барабыз”,  дип әйтеп куйды. Яңа елны каршылагач, 12 гыйнварда кулымны сорарга дип килеп тә җиттеләр. Февраль аенда туен да уздырдык”, – ди Марина.
Гаиләдә бер-бер артлы өч баһадир егет үсеп килә. Олы уллары – Никитага 10, уртанчы егет Артёмга 8, төпчекләре – Максимга декабрь аенда 3 яшь тулган. Егетләрне тәрбияләү өчен, ай-һай, күп көч кирәк. Мин моның дөреслеген Маринадан сорадым. “Без үзебез дүрт кыз үстек. Шуңа күрә, ир-егетләрне тәрбияләүне күрмәгән. Малайларга карата, билгеле, таләпчәнрәк булу кирәк. Шулай да, улларыбыз һәрвакыт минем янда. Әтиләренә дә: “Әни кайда?” дип кенә торалар”, – дип көлә Марина.
Әти-әни биргән тәрбия бала өчен зур әһәмияткә ия. Үзе гаилә корып җибәргәч тә, әти-әнисенең тәрбияләү алымнарын үрнәк итеп тота ул. “Әти-әниебез  безгә тиешле тәрбия биргәннәр, дип саныйм мин. Кыз балалар булсак та, безне артык назлап тормадылар. Аларның таләпчәнлеге үземә дә күчкән. Икесе дә гомерләре буе колхоз эшчеләре булдылар. Шулай да, дүртебезгә дә тиеш¬ле югары белем бирергә омтылдылар. Ходайга шөкер, дүртебез дә бу тормышта үз юлыбыз¬ны таптык. Әти-әни биргән тәрбияне балаларыма да бирергә тырышам”, – ди ул.
Алексей Русов район үзәк сырхауханәсендә хирург булып эшли. Марина районның мәгариф бүлегендә уку-укыту эшләре буенча методист. “Эштәге эштә кала дигән фикердә без. Иремнең эше физик яктан да, хис-кичерешләр ягыннан да иң авыр профессияләрнең берсе. Кай¬чак катлаулы операциясе дә, пациентларның  үлем  очрагы да була. Шундый авыр чаклардагы кичерешләрен дә ирем миңа сөйләми. Бар авырлыкны үзендә калдыра, эштән өйгә алып кайтмый. Үзем дә барлык эштәге мәшәкатьләрне өй бусагасы аша кертмәскә тырышам. Өйгә кайткач, икебезгә дә икенче дөнья башлана”.
Русовлар – чын керәшен гаиләсе. Гореф-гадәтләрне саклыйлар микән? Бу сорау да мине бик кызыксындырды. “Иремнең әнисе Ходайга ышанучы кеше. Шуңа күрә, барлык  изге бәйрәмнәрне белеп,  хөрмәтләп яшибез. Ирем белән һәр елда  Качмануда су керәбез. Раштуа бәйрәмен яратабыз”, – ди ул.
2017 елда “Туым Жондозы” яшь башкаручылар конкурсының юбилей концерты булды. Анда үткән елларда лауреат булган талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыйдылар. Алар арасында Кайбычтан Русов¬ларның олы улы Никита да бар иде. Керәшен гаиләсен җыр-моңсыз күз алдына да китереп булмый. Русов¬лар да бу шартны читләтеп  узмаган. Гаиләләре белән сандугачлар икән алар! “Никита керәшен җырларын бик оста башкара. Уртанчысының да җырга сәләте бар. Аны да киләчәктә сәхнәгә чыгарырга исәп”, – ди ул. Марина Русова үзе дә иҗат сөючән кеше булып чыкты. Яшь вакытта үзешчән  концертларда  еш  катнаша идем, ди. Гаилә башлыгы да җырга сәләтле, гитарада, баянда уйный.
Сәләтле кеше бар яктан да булдыра, дип әйтәләрме  әле. Җыр-моң гына түгел,  тормышларында спортка  да урын бар икән. Марина бассейнда йөзәргә ярата, кышын чаңгыга баса.  Алексей – оста волейболчы. Эшләрендә махсус волейбол командалары бар, оешмалар арасында ярыш¬лар оештырыла. Уртанчы уллары Артём да баскетбол түгәрәгенә йөри. Кышын гаилә белән бергәләп шугалакка да баралар икән.
Җәйләре дә бик күңелле үтә бу гаиләнең. “Июль аенда үземнең дә, улымның да, племянникларның да туган көннәре туры килгәч, ике яктан да туганнарны җыеп, бәйрәм ясый торган гадәтебез бар”, – ди Марина.
Район үзәгендә торгач, мал-туар асрамыйлар. “Бәрәңге алу, утыртумы, чүп утаумы, табак-савыт юумы – эшли белсәләр дә, белмәсәләр дә, балаларны әз-мәз кул астына кертәбез. Кечкенәдән эшнең рәтен белеп үссеннәр инде”, – ди әни кеше. Балаларны тәрбияләгәндә сезнең өчен иң мөһиме нәрсә, дип сорыйм. “Тырышып укысыннар. Кечеләргә, олыларга хөрмәт белән карасыннар”.
Ир – гаиләдә баш кеше. Нинди генә сорау килеп тумасын, Марина иң элек балаларны әтиләре янына җибәрә. Дөрес, ул сорауларны үзе дә чишә ала. Тик шулай да, ир гаиләдә баш кеше булгач, аның фикере өстенрәк. Балаларга шуны аңлатып үстерергә тырыша ул.
Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә дип уйлый соң Марина? “Бер-береңне хөрмәтләп, аңлашып яшәүдәдер. Без ирем белән өйләнешкәнче  әллә ни озак аралашмасак та, хәзерге вакытта бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз”. Маринаның иренә карата булган хөрмәте сөйләменнән үк сизелеп тора. Хатын-кыз ире турында яратып, бирелеп сөйли икән, димәк, ул бәхетле. Ир – баш, хатын-кыз – муен, дип әйтәләр бит. Баш муенсыз, муен башсыз борыла алмый бит. Русовлар гаиләсе киләчәктә дә шулай үрнәк булып, матур гомер итсен. Яраткан ире һәм уллары Маринаны кадерләп, кулларында гына йөртсен.

Милена НОВИКОВА,
(«Туганайлар» газетасы)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X