Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан сугышка киткән биш дус турында

Нәсел җепләребезне эзли торгач, Югра шәһәрендә яшәп ятучы туганнарыма килеп юлыктым.

Әлеге фоторәсем озак еллар буена аларда сакланган. Ләкин ул фотода кемнәр сурәтләнүен белмиләр, шуңа да аны безгә салганнар. Йөз чалымнары буенча, башта үз туганымны танып алдым. Соңыннан ачыкланганча, алар сугыш башланган елны Олы Кайбычта бергәләп фотога төшкән 1922-1924 елгы егетләр булып чыкты. Аерылмас дуслар булганнар, барысы да Бөек Ватан сугышына киткән. Фотодагылар белән сезне дә таныштырып узам.
Халитов Габдулла Сәмигулла улы (сулдан уңга). Ул безнең туганыбыз, 1922 елда туган. 1941 елның 19 июнендә сугышка киткән, 1943 елның 9 октябрендә һәлак булган. Белоруссиянең Витебск өлкәсендәге Меховский районының Сергейково авылыннан төньяктарак җирләнгән.
Мозаффаров Кашшаф Галәветдин улы, 1922 ел­гы, 1941 елда хәрби хез­мәткә чакырылган. Кызыл­армеец. 1941 елның 25 декабрендә һәлак булган. Аны Ленинград өлкәсенең Всеволожск поселогында җирләгәннәр.
Гайнанов Гыйльфан Гайнан улы, 1922 ел­гы. 1941 елның 24 сен­тябреннән фронтка китә. Гвардиянең өлкән сержанты, Белоруссия фронтында артиллерист-наводчик.1943 елның 26 сентябреннән 2 октябренә кадәр Днепр­ны кичкәндәге сугышчан батырлыгы өчен икенче дәрҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бү­ләкләнгән. Шушы ел­­ның 12 ноябрендә һә­лак булган. Аның кабере Белоруссиянең Полесская өлкәсендәге Брагин районыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан Кривина авылында.
Закиров Габдуллаҗан Әхмәтҗан улы, 1923 ел­гы. Сержант. Икенче дә­рәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Фронттан исән-сау әйләнеп кайта.ТАССР чорында Олы Кайбычта төрле вазифаларда эшләде. 1993 елда вафат булды.
Закиров Сәетгәрәй Әхмәтгәрәй улы (артта), 1924 елгы. Бөек Ватан сугышы ветераны. Нарва елгасы юнәлешендәге сугыш вакытында яраланганнан соң, 1944 елның язында туган авылына әйләнеп кайта. Икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Озак еллар дәвамында Олы Кайбыч мәктәбендә физика укытучысы булып эшләде. 2007 елда вафат булды.
Сугышка кадәрге дус­ларның берсе дә исән тү­гел инде хәзер. Бу, бәлки,аларның бергә төшкән соңгы фотосы да булгандыр.

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге
начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев