Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан ветеран укытучы Әлфия Закирова: «Илһам Шакировны беренче тапкыр «Кызыл байрак» артилендә эшләгәндә күрдем»

Татар халкы зур югалту кичерә... Кичә, озакка сузылган каты авырудан соң, 84 нче яшендә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров вафат булды.

Шул уңайдан социаль челтәрләрдә җырчы турында истәлекләр, аның белән төшкән фотолар урын алды. Олы Кайбычта яшәүче ветеран укытучы Әлфия апа Закирова да Илһам Шакировка бәйле хатирәләре белән уртаклашты. 
- Мәшһүр җырчының үлеме турындагы хәбәрне бик авыр кичердем. Ул миннән өч кенә яшькә олы, безнең заман кешесе иде. Шуңамы икән, һәр җыры хәтердә саклана, аларын яратып тыңлый идек. Илһам Шакиров белән Кайбычта гына да дүрт тапкыр күрештем, диде Әлфия апа. - Беренче очрашу әле яшь чагында Олы Кайбычтагы «Кызыл байрак» артилендә эшләгәндә булды. Әлеге бинада парикмахерский бар иде. Анда Кошман авылы кешесе чәч ала, сакал-мыек төзәтә иде. Кайбычка концерт белән килгәч, Илһам Шакиров парикмахерскийга да керде. Аның япь-яшь, чибәр чагы иде. Без, кызлар, аны күрдек тә, чыш-пыш киләбез. Шуны сизеп булса кирәк, Илһам абый, әллә чынлап, әллә шаяртып, мин кырына белмим шул, кызлар, шуңа парикмахерскийга кердем, дигән иде. 
Чираттагы очрашу Галия Кайбицкая исемендәге музейда директор булып эшләгәндә, 2003 елның 19 февралендә булды. Кайбычка килгәч, алар, берничә кеше, музейга керделәр. Андагы экспонатларны караганнан соң, бергәләп фотога да төштек. Шул көнне Илһам ага фикер һәм тәкъдимнәр дәфтәренә хис-кичерешләрен дә язып калдырган иде. 
Тагын ике тапкыр мин аның концертына бардым. Моннан егерме еллар элек алар Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина белән килгән иде алар. Җырлаулары әле дә күз алдымда тора. 
Илһам Шакиров илаһи моң иясе иде, кызганыч, дәвамчылары, балалары калмады. Шулай да ул үзе, җыр-моңнары халкыбыз күңелендә мәңге яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев