Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезьеда яшәүче Александра Артамонова 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Бүгенге көндә ул районда 100 яшькә җиткән бердәнбер кеше. Атказанган колхозчы буларак, аның исеме колхозның Мактау китабына кертелгән. Бүгенге көндә әбекәй туган авылында кызы Валентина Фролова гаиләсендә яши. Аны күркәм юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да барды.

Александра Григорьевна 95 яшьлек юбилеен моннан биш ел элек Карл Маркс урамындагы үз йортында билгеләп үткән булган. Ул ялгызы гына яшәгән, кызы, оныклары зур көч сорый торган эшләрендә аңа һәрдаим ярдәм итеп торган. Әбекәй үзе дә тик тормаган, мичкә яккан, ашарга әзерләгән, бакча үстергән. «Әнинең беркайчан да сырхау­ханәгә барганы булмады», – диде 78 яшьлек кызы Валентина Фролова. Шул яшендә дә чит кеше ярдәменнән башка яши алган икән, димәк, саулыгы ныклы булган. Дүрт ел элек аны Валентина Ивановна үзләренә ала. Шулай итеп, Александра Григорьевнага игътибар тагын да арта.
Рәмис Хәялиев, Александра Артамонованы бер гасырлык юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын тапшырды.  
– Александра Григорьевна, сезнең тормыш юлы – кыюлык, эш сөючәнлек, туган җиргә намуслы хезмәт итүнең ачык үрнәге. Без сезнең белән горурланабыз һәм еллар дәвамында тупланган лаеклы итеп яши белү, һәрвакыт яхшыга өметләнү, балаларда дуслык, ватанпәрвәрлек, туган якка мәхәббәт тәрбияләвегезгә сокланабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек телибез, һәрвакыт шулай якыннарыгызның кайгыртуын һәм ихтирамын тоеп яшәгез, – диде ул һәм район башлыгының бүләген – җылы юрган, чәчәк бәйләмен тапшырды.
  Александра Григорьевнаның күзләре начар күрә, хәтере дә саеккан, ә менә зиһене яхшы. Үзен яшь баладай кайгыртулары өчен якыннарына рәхмәт укып туя алмый.
– Унбиш яшемнән эшли башладым инде мин, шулай алтмышка кадәр хезмәт юлын уздым. Кем генә булыр­га туры килмәде. Чәчтем дә, җир дә сукаладым, тракторчы да, бригадир да идем, – дип сөйләде йөзьяшәр әби.
Яшьлеге сугыш елларына, аннан соңгы илне торгызу чорына туры килгән барлык яшьтәшләренеке кебек, Александра Григорьевнаның да язмышы җиңелләрдән булмый. 
– Сугыштан соң әниебез бригадир, ферма мөдире, үлчәүче булып эшләгән. Бөтенләй йокы күрмәгән диярлек, башын мендәргә кую белән, уяныр вакыт та җиткән. Шулай итеп, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр хезмәттә булды ул. Безгә, кызларына, кырыс тәрбия бирде. Холкы шундый иде: бер әйтте, берәгәйле итеп әйтте. Чисталык һәм тәртип яратты, эш сөючән булды. һәр эшкә җаваплы карады. Әниебез сыер, сарыклар да асрады, – диде кызы Валентина. – Ул көнозын эштә булды. Безне әбиебез Анна Ивановна үстерде. Ул 92 яшенә кадәр яшәде. Күргәнегезчә, нәселебездә элек тә озын гомерлеләр булган.
Валентина Ивановна әнисе юлын сайлаган – 37 ел буе терлекчелектә эшләгән. Аның улы Виктор Геннадьевич «Подберезье» хуҗалыгында мастерской мөдире, килене Ольга Васильевна – авыл җирлеге бухгалтеры. Юбилярның оныкчыклары Евгения һәм Виктория  мәктәптә укый, Наталья – Саратовтагы югары уку йорты студенты.      
Кызганыч, Александра Артамонованың Альбина исемле кызы 11 ел элек вафат булган, оныгы Олег та яшьли бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә юбилярның тугыз оныкчыгы бар. 
Йөз яшьлек авылдашларын Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, яшь армиячеләр, бишенче класс укучылары  да тәбрикләде. Юбилей көнендә Александра Григорьевнаның онык-оныкчыклары, якыннары җыелды. 
 Районыбызда йөз яшен тутыручылар киләчәктә тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз. Пенсия фондының Кайбыч районындагы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, киләсе елда андыйлар өчәү булыр дип көтелә. Аларга ныклы сәламәтлек телибез, якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев