Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылында яшәүче Елизавета Кошкинага 90 яшь тулды

Аны олу юбилее белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Елизавета Михайловнаның озын гомерле булуының серен үзе үк ачып бирде.

"Сез гомерегез буе халык рәхмәтен тоеп яшисез. Сихәт сорап килүчеләрне әле дә кире бормыйсыз. Шифалы кулларыгыз белән дәвалыйсыз. Шуда да Ходай озын гомер биргән сезгә",- диде. Тыл хезмәтчәненә Россия Президентының рәхмәт хатын һәм үз бүләген тапшырды. Сәламәтлек теләде.
"Лиза апага барам әле". Билен, аяк- кулларын авырттыручылар, башка чирләрдән дәва таба алмаучылар аның янына килә һәм шифасын күреп китә. Озак еллар буена бәбәйгә уза алмаучларның да бәби алып кайтуларын ишеткәнебез бар. "Авырулары" арасында Казан табиблары да булган. Колхозда эшләгәндә мал аягын да еш утыртырга туры килгән аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев