Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбитнең хөрмәтле кешесе иде

Олы Тәрбит авылының тарихы бик еракларга барып тоташа.

Авыл борынгы булган саен, аның язмышы да кызыклырак. Авылның барлыкка килүе турында төрле риваятьләр яши. Олы Тәрбит авылы үзенең 402 еллыгын билгеләп үтте. Кайбер архив документларына карасаң, аннан да өлкәнрәк булуы мөмкин. Ә бит авылларда туган якны өйрәнү белән генә чикләнмичә, халык мәдәниятен, гореф -гадәтләрен, йолаларын саклау һәм агарту өчен кирәкле эшләр белән дә шөгыльләнүче кешеләр яши.
Авылдашыбыз, Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рисе Василий Уткин шундыйларның берсе иде. Ул Чүти авыл җирлеге депутаты, җирлекнең ветераннар Советы рәисе, Олы Тәрбит авылы старостасы, Кайбыч районының мактаулы кешесе булды. Авылыбыз өчен янып-көеп йөргән Василий Уткинның безнең арадан мәңгелеккә китүенә әле һаман да күңел ышанмый. Узган елның декабрендә өзелде аның гомере.
Ул 1950 елның 14 гыйнварында дөньяга килә. Әтисе Сергей Никитович укымышлы кеше булган. Балаларының да белемле булуын теләгән. Василий Сергеевичның бар гомере тырыш хезмәттә узды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда тракторчы булып эшли башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Аның оештыру сәләтен күреп, комсомол секретаре итеп куялар. Тирән фикерле, үз сүзен өздереп әйтә белүче егет бераздан партия мәктәбенә укырга керә. Авылда
 
партия оешмасы секретаре вазифасын да җиренә җиткереп башкара. “Йолдыз “колхозының профсоюз рәисе булган чагында да үзен уңай яктан күрсәтә. Чүти авыл җирлеге рәисе булып эшләгәндә дә тырышып йөри. “Мир” колхозында техника куркынычсызлыгы буенча инженер да була. “Гөбенә” агрофирмасы филиалы идарәчесе вазифасын башкара һәм лаеклы ялга китә.
Василий Сергеевич тормыш иптәше Луиза белән ике бала тәрбияләп үстерде. Пенсиягә чыккач, авыл тарихы белән ныклап кызыксына башлый. Чын йөрәктән чыккан изге гамәлләре гел уңыш белән тәмамлана иде. Аның тырышлыгы белән авылда бик күп эшләр башкарылды. Олы Тәрбит авылында борынгы әйберләр –тарихи мирас сакланучы музей барлыкка килде. Бу музейда “Безнең авылның атказанган кешеләре”, ”Безнең юл”,”Мир” колхозы җитәкчеләре” дигән стендлар урын алды.
Олы Тәрбит авылын бизәп торучы чиркәү төзүдә башлап йөргән кеше нәкъ менә ул иде.
– Кеше беркайчан да эшсез утырырга тиеш түгел. Хәрәкәт – ул тормыш. Без үз тарихыбыз белән кызыксынырга, гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буынга тапшырып калдырырга, башка халыкларның бәйрәмнәрен хөрмәт итәргә тиеш. Халыклар арасындагы нәфрәт милли ызгышка китерә. Моның безгә бернәрсәгә дә кирәге юк, – дип еш әйтә иде ул.
“Авылымның тарихын өйрәнү өчен миңа илебезнең күп кенә архивларында булырга туры килде. Мәскәү, Казан, Чабаксар шәһәрләренең милли архивларыннан файдалы мәгълүматлар таптым. Минем кулыма “Кубнинский край” дигән дүрт томлы китап эләкте. Аннан авылыбызның күп кенә гаиләләренең нәсел шәҗәрәсен алып кайттым. Хәзер күбесе үзенең нәселе, аның язмышы белән кызыксына. 18 гасырдан бирле алып барылган Чиркәү китабы да күпләрдә кызыксыну уятты”, – дип язып калдырган сүзләре дә бар.
Дөньяда Ватаннан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Ул безгә очу өчен канатлар куя, юлны яктырта. Туган җир... Ул һәрберсен яратучы, саклаучы, шәфкатьле, юмарт,зирәк, риясыз яратучы ана. Һәрбер кешенең күңеленә якын туган җире, кендек каны тамган изге Ватаны була. Василий Сергеевич та кече ватанын яратып яшәде.

Инна Драндрова,
Олы Тәрбит авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X