Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак авылына юл төзелә

Бүген Олы Урсак авылы зур төзелеш мәйданын хәтерләтә. Кая карама, туфрак, төзелеш комы, вакташ, комлы таш өемнәре. Юлларда “Ка-мАЗ”лар тузан чыгара, берсеннән-берсе куәтле техника, төягеч тракторлар эшли.

– 2018 елның ноябрендә Кайбыч – Бушанча – Олы Урсак автомобиль юлында Татарстан Республикасының гомуми кулланылышта булган автомо-биль юлларын төзекләндерү республика программасы нигезендә үзгәртеп кору эшләрен башлаган идек. Юл төзелеше быел төгәлләнәчәк, –диде Кай-быч юл участогы начальнигы урынбасары Шамил Сәлахов. – Асфальт юл-ның гомуми озынлыгы 4 чакрым 359 метр. Юлны төзекләндерү өчен 105 миллион 640 мең сум акча бүлеп бирелде. 
Әңгәмәбезгә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов кушылды. 
– Биредә барлык төр коммуникацияне: газүткәргеч челтәрен, элемтә ли-ния–ләрен үзгәртергә туры килде. Төзелеш барган участокта юл астына су агу өчен куелган сигез торба яңаларына алыштырылды, – диде ул. 
Эшнең кызу темп¬лар белән баруын һәм Олы Урсакта яшәүчеләрнең асфальт юлга шатлануларын үз күзләрем белән күреп кайттым. Өлкән яшьтәге ике бабай – 80 яшьлек Расыйх Сираев һәм сентябрь аенда 81 яшен тутырачак Таһир Әхмәдиев (рәсемдә) юлчыларның эшен күзәтә. 
– Менә бит, исән булгач, картлык көнебездә булса да, авылыбызга асфальт юл килүен дә күрергә насыйп булды. Авыл кешесен шулай кайгыртулары, миллионнарга төшереп юл төзүләренә рәхмәт. Моңа бөтен авыл белән шат-ланабыз. Район җитәкчелегенә дә олы рәхмәт, юлның кирәклеген дәлилләп, тиешле урыннарга җиткергәннәр, – диде алар минем район газетасы журна-листы икәнлегемне белгәч. 
Расыйх абый белән Таһир абый үзара салым программасы буенча чишмә суы эчүләре турында да сөйләделәр, бу хактагы хыяллары дүрт ел элек тор-мышка ашкан. Сыйфатлы су запасы шул кадәр күп булган, аның белән бар-лык суүткәргечләрне дә тутырганнар. 
Авылның өлкән кешеләре белән аралашкан арада төзүчеләр юл астыннан су агу өчен калын бетон торба урнаштырды. Шамил Сәлахов әйтүенчә, юл барлык технология таләпләрен үтәп салына, аңа ике кат асфальт түшәлә. Җир эшләренә генә дә 61 мең кубомерт күләмендә балчыклы туфрак китәчәк. Егерме “КамАЗ” көненә мең кубометр туфрак ташый. Эшкә тагын 3 экскава-тор, 2 каток, грейдер һәм 2 бульдозер җәлеп ителгән. Төзүчеләр җир эшләрен бер атна эчендә төгәлләргә уйлый. Ком һәм ташлы ком катнашмасы җитәрлек күләмдә кайтарылган. Төзүчеләр объектны юл хәрәкәте куркы-нычсызлыгы өчен барлык кирәк-ярак¬лары белән файдалануга тапшырачак. Мисал өчен, биредә сигнал баганалары гына да 111 данә урнаштырылачак, ә металлдан эшләнгән киртәләрнең гомуми озынлыгы 207 метр тәшкил итәчәк. 
Олы Урсаклылар өчен бу юлның мөһимлеге шунда, ул мәктәп маршруты буенча үтә, шуңа да юл, проектта каралганча, мәктәпкә кадәр салыначак. Аның тагын бар юнәлеше – янгын сүндерү депосына кадәр. Авылда тиздән спорт мәйданчыгы да төзеләчәк. Аның урыны әзерләп куелган инде, ул да республика программасы буенча сафка баса. Мәктәпнең спортзалы да рес-публика бюджетыннан алынган акча хисабына ремонтланачак. 
Авылда яшәүчеләр әле узган ел гына файдалануга тапшырылган күпфункцияле үзәккә шатланып йөри. Мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге, авыл җирлеген Советын үз эченә алган ул. Халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен дә барлык шартлар да бар, 2015 елда яңа модульле фельдшер акушерлык пункты төзелгән. 
Олы Урсак – авыл халкының тормышы яхшы якка үзгәрүнең матур бер ми-салы. Монда хезмәт, ял, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар ту-дырыла. Авылның киләчәге яшьләр кулында. Алар да читкә китмәсен, үз авылларын әти- әниләре кебек яратсын, ата- бабаларының якты истәлеген, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, традицияләрен сакласын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев