Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак авылында халык җыены үтте

Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.

19 гыйнварда ул Олы Урсак авыл җирлегендә булды. Биредә коронавирустан саклану чараларын да күргәннәр: мәдәният йортына килеп керүгә антисептик сиптерәләр, һәркем маскадан, шулай ук залда кешеләрне аралаштырып утыртканнар.
Район башлыгы, аның урынбасары, төрле оешмалар җитәкчеләре катнашында үткән җыенны Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин башлап җибәрде. Мәктәп тормышы, анда 2020 елда башкарылган эшләр, уңышлары белән мәктәп директоры Алмаз Җиһаншин таныштырды. Альберт Илгизәрович мәктәптә балаларны тукландыру мәсьәләсе белән кызыксынды.
Габбас Зиннәтуллин отчет докладында җирлектә 2020 елда үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр, салымнар җыю, халыкны чиста су белән тәэмин итү, юллар төзелеше, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү, клублар, китапханәләр, фельдшер- акушерлык пунктлары эшчәнлегенә һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Җыен барышында халыкны борчыган сорауларга җаваплар яңгырады. Халыкны пай җирләре өчен түләү, еш сафтан чыгучы суүткәргечләрне алыштыру, Болын урамына юл төзү һәм башкалар борчый. Җыенга йомгак ясап чыгыш ясаган Альберт Рәхмәтуллин “Дубрава” агрофирмасына, прокуратурага пай җирләре өчен түләү мәсьәләсенә ачыклык кертү бурычын куйды, мөмкинлектән чыгып авылларда юлларны тәртипкә салачакларын белдерде. Ул шулай ук, коронавирус авыруыннан саклану, вакцина ясату турында да әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X