Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак авылындагы Сабантуй мизгелләре

Авылның иң матур урынында узган Сабантуе бәйрәмендә олысы-кечесе рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин авылдашларына бәйрәм котлавын җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова җирлек халкын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар котлады. Сабантуенда Казаннан килгән эстрада йолдызы Энҗе Шәймурзина иң матур җырларын бүләк итте. Бәйрәмне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова алып барды. Халык төрле уеннарда актив катнашты. Ат чабышында беренче булып Илһам Кәримов, аннан соң Рөстәм Куперов, Илдар Кәримов, Фәрит Камалетдинов, Рәис Мөхәммәтҗанов иярләгән атлар килде. Милли көрәштә абсолют батыр Кече Мәмедән Николай Кудряшов булды, ул тәкә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Ә яшьләр арасында төп батыр шушы авыл егете Рәмис Нургалиев. Ул да тәкә һәм зур призга лаек булды. Сабантуен үткәрүдә спонсорларзур ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев