Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак укучыларына рус теленннән белем бирә

Ни белән үлчәнә гомер? Калган эзләр белән, Кеше күңеленә орлык итеп Салган сүзләр белән. Саҗидә Сөләйманова

Мин аның белән беренче тапкыр моннан 33 ел элек очраштым. Шул көннән бирле без хезмәттәшләр, дуслар. Апаста укытучыларның август конференциясе көннәре иде. “Әлфия” дип кулын сузды ул. Акыллы, максатчан, энергияле, ышанычлы. Менә инде 35 елдан артык Олы Урсак мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Сүзем мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әбрар кызы Тимершина турында.
Иске Чәчкаб авылында күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Бу гаиләдә барысы да тырыш, зыялы. Ульянково мәктәбендә тугыз сыйныфны тәмамлагач, кыз бары тик укытучы булу турында гына уйлый. Берүзе Казанга китә һәм педучилищега документларын тапшырып кайта. Студент еллары бик тиз узып китә. Олы Урсак авылына сигезьеллык мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр аны. Җитез, терекөмеш кебек кызны ата-аналар да, коллектив та үз итә. Бергәләп концертлар, спектакльләр куялар.
Бу белеме белән генә чикләнеп калмый тырыш кыз, читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Ул тәҗрибәле, тирән һөнәри белемгә ия, иҗади эшләүче, яңалыкка омтылучы педагог. Алдынгы укыту методикалары,технологияләре белән тирәнтен кызыксына һәм аларны өйрәнә, үз эшчәнлегендә генә кулланып калмый, ә хезмәттәшләренә дә булыша, файдалы киңәшләре, эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр күрсәтә. Мәкаләләре, дәрес планнары төрле басмаларда басылып чыга. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә дә ул отышлы алымнар куллана.
Мәктәптә күп еллар “Рус телен сөючеләр” түгәрәге алып бара. Балаларда телгә карата мәхәббәт, сак караш, хөрмәт тәрбияли.
Сыйныф җитәкчесе буларак, аның төп максаты – күпкырлы иҗади шәхес тәрбияләү. Сыйныф сәгатьләрендә дөньяви проблемалар турында фикер алышу, туган төбәкнең танылган шәхесләрен өйрәнү, һөнәр сайлауга әзерләнүгә зур игътибар итә. Яшүсмерләрне киләчәк тормышка әзерли, эчкечелек, наркомания кебек яман чирләрдән сакланырга өнди.
Әлфия Әбраровна ата-аналар белән дә һәрчак тыгыз элемтә урнаштыра, ул аларның өйләрендә еш була, укучыларның яшәү шартлары белән таныша.
Шушы авылда ук үзенең бәхетен дә таба ул. Шомырт кара чәчле, кара күзле Ислам исемле шофер егет белән гаилә коралар. Алар пар канатлы матур гаиләдә тырыш һәм акыллы ул һәм кыз үстерделәр. Кайнанасы да бик үз итә кызны, бергә 14 ел яшиләр, аны кадерләп соңгы юлга озаталар. Әлфия Әбраровна хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә.
Аның янына киңәшкә киләләр, укучылары аны онытмый, рәхмәт хатлары язалар, үзләренең уңышлары белән таныштырып торалар. Без аңа балалар күңеленә шәфкатьлелек орлыклары салуда яңа иҗат уңышлары, нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.

Люзия Абдуллина,рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев