Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсакка янгын сүндерү машинасы бирелде

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбычтагы 115 нче янгын сүндерү часте коллективы белән очрашты.

-Район халкы иминлеген саклау буенча башкарган хезмәтегез өчен барыгызга да тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәм.Техник базагыз елдан-ел ныгый бара. ТР Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ярдәме белән “КамАЗ” автомобиле базасында янгын сүндерү автомобиле бирелде. Хәзер шундый өч янгын сүндерү автомобилегез бар, - диде Альберт Илгизәрович. -Шуңа күрә “ЗИЛ” янгын сүндерү машинасын район үзәгеннән шактый ерак урнашкан Олы Урсак авыл җирлегендәге янгын сүндерү депосына тапшырырга булдык. Ул Олы Урсак авыл җирлеге халкына озак еллар хезмәт күрсәтсен. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Эшегездә уңышлар телим, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин район башлыгына автомобиль өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев