Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсакның матур эшләре бар

Олы Урсак, Кече Урсак, Бушанча һәм Чүкри- Алан авылларын берләштергән җирлек җыенында халык өчен зур эшләр башкарылуы ачык күренде. Җыен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов, оешмалар җитәкчеләре катнашында узды. Җыен алдыннан ТАССРның 100 еллыгы кысаларында авыл тарихына багышланган видеоязма күрсәтелде.

Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин чыгышын җирлекнең бюджетын формалаштыручы салымнар җыю мәсьәләсеннән башлады.Авыл халкы салымнарны түләүгә җитди карый, шулай да унөч кеше җир салымын, икесе милек салымын түләмәгән. Демографик хәл аксый. Хәзерге вакытта Олы Урсак мәктәбендә 32 генә укучы белем ала. Балалар бакчасына 11 бала йөри, иксе өйдә утыра. Узган елда җирлектә 4 бала туган, 12 кеше вафат булган.
Авылдагы традицияләрне саклап, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асрап, бакчасында бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшәүче уңган гаиләләр монда да күп. Газинур Моффазалов, мәсәлән, 28 баш сыер асрый. Узган ел Рәфыйк Зәйнуллин белән Азат Сәлахов кече ферма төзү программасына кергән. Соңгы алты ел эчендә җирлектә 14 чакрым 134 метр озынлыктагы юл файдалануга тапшырылган, зират тирәләре тотылган, яңа суүткәргечләр салынган, дүрт авылда да урам утлары алыштырылган. Бу эшләргә республика бюджетыннан, үзара салым программасы буенча 302 миллион сумнан артыграк акча тотылган. Шуның 6 миллион 870 мең 500 сумы – үзара салым акчасы.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Маһинур Фәйзиева, Рузия Тимершина юллар һәм башка матур эшләр өчен район башлыгына олы рәхмәтләрен җиткерде.
Альберт Рәхмәтуллин үзе дә урсаклылар хезмәтеннән канәгать.
– Олы Урсак авыл җирлегендәге авылларда зур эшләр башкарылуын сез үзегез дә күреп торасыз. Сүз дә юк, иң зур мактанычыбыз – юллар төзелүе. Хәзер  район үзәгенә яхшы юлдан 15 минутта барып җитәсез. Колаңгы аша әйләнеп барырга кирәкми. Юлсызлык элек-электән авыл халкының үзәгенә үткән проблема булган. Быел Чүкри-Аланның бер урамына 300 метр озынлыкта юл салып бетрәчәкбез, – диде ул. – Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллинның эш тәҗрибәсе зур, эшчәнлеген уңай бәялибез. Җирлекнең язмышына битараф булмавыгыз өчен барыгызга да рәхмәтемне белдерәм. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: авыл өчен ел саен миллионнарча сумлык эш башкарабыз, әмма берничә елдан алар кемгә калыр соң? Балалар аз туа. Шуңа да авылларга яшьләрне тартасы иде.
Шушы арада юбилейларын билгеләп үткән Илсөя Вәлиева, Гөлнара Борһанова һәм Фәнис Сибгатуллинга Рәхмәт хатлары, бүләкләр дә тапшырды.
Җирлектә Асия Әхмәтҗанова Олы Урсак, Чүкри- Аланда яшәүчеләргә, Гөлнара Борһанова Кече Урсак, Бушанча авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтә. Алар 435 кешенең сәламәтлеген кайгырта. Олы Урсак мәктәбе директоры Алмаз Җиһаншин, мәдәният йорты методисты Талия Сәлахова, Кече Урсак авылы китапханәчесе Данис Йосыпов, ветераннар Советы рәисе Фариз Зәйнуллин, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин да чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев