Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Онкологик авыруларга коронавируска каршы вакцина ясатырга ярыймы?

Әлеге сорауга район үзәк сырхауханәсе онкологы Бәхтияр Нигъмәтуллин җавап бирә.

– РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының илкүләм медицина тикшеренүләр һәм профилактик медицина үзәге тарафыннан эшләнгән киңәшләрдән күренгәнчә, онкологик авыруларга COVID-19дан прививка ясатырга мөмкин. Әмма ясатырга ярамаган очраклар да бар. Моны табиб хәл итә.
Врачлар онкологик авыруларга «Гам-КОВИД-Вак» (Спутник V) вакцинасын түбәндәге очракларда ясатырга куша:
– яман шеш авыруыннан дәвалануны төгәлләү челәргә. Бу очракта чирнең ничәнче стадиядә булуы исәпкә алынмый.
– циклик дәвалау курсларын озак вакыт алучылар. Гематологик токсикоз билгеләре булмаса, иммунотерапия узып, дүрт ай вакыт үткәч, вакцина ясатырга ярый.
– лимфоцитлар тотрыклы булганда.
– операциягә 14 көн кала яки сырхауханәдән
дәваланып чыккач.
– яман шеш буенча дәвалану курсы алу сәбәпле, (күп очракта химиотерапия, нурланыш терапиясе) гематологик токсикоз кичерүчеләргә вакцина ясауны табиб хәл итә. Вакцина нурланыш терапиясе башланырга ике атна кала һәм ике атнадан соң, химиотерапия курслары арасында ясалырга мөмкин.
– онкогематологик пациентларга COVID-19га каршы вакцинацияне дәвалану башланыр алдыннан, ә лимфоцитлары тотрыклы булганда, дәвалану вакытында да ясатырга мөмкин.

Вакцина ясатырга ярамаган очраклар:
– вакцинаның нинди дә булса компонентына сизгерлек булганда;
– аллергик реакциясе көчле булганда;
-индукцион, консолидирацияле, гранулоцитопен химиотерапия алганда;
– иммунотерапия алганда. Прививканы дүрт атнадан соң гына ясатырга мөмкин.
ЭпиВакКорона вакцинасын ясатырга киңәш ителми.
Вакцина ясатырга ярамавы турындагы белешмә алу өчен беренчел онкологик кабинетта диспансер тикшеренүе узарга кирәк. Белешмә яшәү урынындагы сырхауханәдә бирелә.

"Ватаным Татарстан" хәбәр иткәнчә, кайбер төбәкләрдә COVID ялларын иртәрәк кертү тәкъдим ителсә дә, Татарстан башка юл сайлады. Республиканың оператив штабы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшкәч, түбәндәге карарга килде:
11 октябрьдән кертелгән чикләү чаралары гамәлдә калачак. Ягъни кафе-ресторан, сәүдә, фитнес үзәкләренә керү – QR-код буенча гына;
вакцина ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы саклана.
Шулай ук 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр:
җитештерүне туктатып булмый, өзлексез эшли торган предприятие, оешмалар;
тормыш-көнкүрешне тәэмин итүче предприя тие, оешмалар;
дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары;
күпфункцияле үзәкләр;
белем бирү учреждениеләре эшен дәвам итәчәк.
Оператив штаб һәм Роспотребнадзор вәкилләренә 30 октябрьгә кадәр киләчәктә эшне ничек оештыруга бәйле тәкъдимнәр әзерләргә, вакцина ясатуны арттыру бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X