Питрау – табигатьне олылау бәйрәме
Питрау — табигатьнең муллыгына дан җырлау, аның һәр нигъмәтенә рәхмәт әйтү бәйрәме.
Ул кешеләрне табигатьне яратырга чакыра, күңелләргә тынычлык һәм яктылык өсти. Борынгыдан килгән ышанулар буенча, Питрау — җәйнең нәкъ уртасы.
Бу көннән соң табигатьтә үзгәрешләр башлана: кошлар көн уртасында сайраудан туктый, шушы көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре шифалы көчкә ия була дип саналган.
Шул ук вакытта Питрау — игенчеләр өчен дә әһәмиятле бәйрәм. Ул урып-җыю кебек җаваплы хезмәт алдыннан бераз ял итеп, күңел күтәреп алу, көч туплау көне булып тора.
Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык районнарында билгеләп үтелүче Питрау бәйрәме Хуҗа Хәсән авылында да күңелле узды. Бәйрәм мәйданында күңелләргә якын моңнар агылды, матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр һәм милли уеннар беркемне дә битараф калдырмады. Авыл халкы һәм кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, рәхәтләнеп ял итте, аралашты, күңел ачты.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре милли уеннар белән үрелеп барды. «Йөзек салыш», «Кулъяулык», «Таяк тарту», «Чүлмәк вату» кебек уеннарда өлкәннәр дә, яшьләр дә теләп катнашты. Чәчәкләрдән матур тәкыялар үрделәр.
Светлана Бартязова җитәкчелегендәге «Инешкәй» һәм Анна Матвеева җитәкләгән «Миләшкәй» ансамбльләре бәйрәмгә ямь өстәде. Алар башкарган җырлар тамашачылар күңелендә җылы хисләр уятты, бәйрәмгә тагын да күтәренке рух бирде.
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, авылдашларын бәйрәм белән ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Ул юбилярлар — Ольга Боярина, Владимир Максимов һәм Петр Таймасовны хөрмәтләп, аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм барышында тагын бер күңелле вакыйга булды. Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен Ольга Бояринага «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексының Мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды. Бу бүләк аның күпьеллык намуслы хезмәтенә лаеклы бәя булды.
Бәйрәм ахырында кунакларны мул табын көтте. Аларны хуш исле чашлама, кайнар коймак һәм компот белән сыйладылар. Питрау бәйрәме тагын бер кат авылдашларны берләштереп, күңелләрдә җылы хатирәләр калдырды. Табигатькә мәхәббәт, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм бердәмлек рухы белән сугарылган бу бәйрәм киләсе елга кадәр күңелләрдә сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев