Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Пушкин картасы” федераль программасы кысаларында Татарстан Республикасы филармониясенең джаз- оркестры Кайбычта чыгыш ясады

Оркестр көннең беренче яртысында Федоровское мәдәният йортында, аннан соң Мәлкидә мәктәп укучылары алдында чыгыш ясады.

Джаз- оркестрның директоры, куючы режиссеры, якташыбыз, профессор Лидия Әхмәтова, сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры - Сергей Васильев. Оркестр концертын Агата Вәлиева алып барды. Укучылар джаз- оркестр чыгышын яратып карады, трамбон, саксофон, бәрмә уен кораллары, перкуссия, бас-гитара, фортепиано һәм башкалар белән таныштылар. Якташыбыз Балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиевага бас-гитара, халыкка мәдәни һәм ял итү хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллинага мәдәният йорты өчен концерт костюмнары бүләк итте.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев районда мәдәниятне үстерүгә ярдәмнәре өчен Лидия Әхмәтовага, Сергей Васильевка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Лидия Әхмәтова да Рәмис Хәялиевка, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинга, мәктәпләр директорларына Рәхмәт хатлары бирде.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X