Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру”

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген дөнья күләмендә күзәтелүче коронавируска бәйле рәвештә илдә бер атналык каникул игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу чиргә каршы көрәшнең яңа этабы башланды. 30 марттан 3 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп билгеләнде. Әлеге чирдән саклануның бердәнбер чарасы – өйдә генә утыру, кунакка йөрешүләрне, аралашуларны чикләү, җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәү. Телевизор карагыз, китаплар укыгыз,балаларыгыз белән шөгыльләнегез. Ил Прези денты юкка гына бер атналык ял игълан итмәде. Аның “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру” дигән сүзләрен барыбыз да төгәл үтик. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрдән аеруча зур саклык таләп ителә. Ялгыз яшәүче пенсио нерларга азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре түләү өчен волонтерлар билгеләнде. Моның өчен сезгә районда ачылган “кайнар линия”гә 2-10-93 номерына шалтыратырга кирәк. Андый мөмкинлегегез булмаса, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итегез. Гомумән, авыл халкына, юк мәшәкатен бар итеп, район үзәгенә килеп йөрмәскә киңәш итәм. Авылларда азык-төлек кибетләре эшли бит. Бер атналык ялга бәйле рәвештә, авылга шәһәрдән кайтучылар күп. Алар махсус режим кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Авыл хуҗалыгында, эшне туктатып булмый торган тармакларда эшләүчеләр саклык чараларын күрсеннәр иде. Гигиена кагыйдәләрен саклау, табиблар әйткәнчә, кулны еш юып тору турында истән чыгармагыз. Бу чир мине читләтеп узар дип уйламагыз, саклык чаралары күрегез. Авыруның беренче билгеләре күренүгә (температура, ютәл булганда) медикларга хәбәр итегез. Авыр чорны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрергә язсын! Барыгызга да сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев